Газетага язылу

Уңышсызлык

Бу заманда бөтен кешенең дә уңышлы булып күренәсе килә.

Бар яклап та җитеш тормышта яши, күңеле көр, дөньясы түгәрәк. Шуны дәлилләү өчен, матур күлмәкләрен киеп, затлы машиналарга сөялеп, татлы табыннарга утырып, сурәткә төшәләр дә социаль челтәргә эләләр. Ясалма интеллект пәйда булгач, хәтта үзләренең йөз-кыяфәтен, буй-сынын төзәтеп, унтугыз яшьлеккә әйләндерү мөмкинлеге дә туды. Бу да – уңышлы икәнеңне ассызыклау. Уңышлы кешеләр һәрвакыт чибәр була.

 

Ләкин уңышлы булып күренү эпидемиясе һәрвакытта да уңайга эшләми. Ул инде күптән уңышыңны күрсәтү дәрәҗәсен узды, ул хәзер уңышсызлыгыңны яшерүгә әверелде. Бай булып күренү, дөресрәге, ярлылыгын яшерү өчен, кредитка чумучылар да җитәрлек. Чирен яшергән үлгән, диләр бит әле. Монда да шундыйрак күренеш: кеше үз асылын башкаларга күрсәтмәскә тырыша һәм шул халәтенә үзе дә күнегә. Уңышсызлык аңа гадәти хәл булып тоела башлый. Ул аннан котылырга уйламый, ул шуңа җайлаша.

 

Бу күренеш аерым шәхесләрдә дә, тулаем халыкларда да бер чамарак. Кайчандыр безнең мәктәпләрдән милли атрибутларны кысрыклап чыгардылар. Бу мөстәкыйльлеккә омтылган халыкның уңышсызлыгы иде. Без моңа күнектек. Аннан соң телне куып чыгардылар. Бу уңышсызлык безнең чынбарлыкка әверелде. Без шуңа яраклаштык. Бүтән чара юк, дип акландык. Ярый, җитеп торыр.

 

Уңышлы булып күренергә теләү эпидемиясе үз хаталарыңа күз йомуга, ахыр чиктә, аларны күрми башлауга китерә. Югыйсә уңыш ул – сирәк булырга тиешле күренеш бит инде. Кешенең тормышы нигездә уңышсызлыклардан тора, һәрхәлдә, әйбәт кенә килеп чыкты дигән гамәлләр дә, гадәттә, көтелгән нәтиҗәне бирми. Бу шулай булырга тиеш. Чөнки һәр кеше бу дөньяда беренче тапкыр гына яши, аның тәҗрибәсе юк. Һәр яңа көн көтелмәгән үзгәрешләр белән килә һәм без һәр көнне яңадан яшибез. Бүгенгене нәкъ кичәге шикелле үткәрү мөмкин түгел. Бу җәһәттән адәм баласының тормышын галим уздырган тәҗрибәләр белән чагыштырырга мөмкиндер.

 

Галим тәҗрибә үткәрә, ди. Аның һәр тәҗрибәсе уңышлы килеп чыкса, бу хәттин ашкан хәл булыр иде. Тәҗрибә уздырдың, һоп – яңа ачыш! Тагын берне уздырдың – тагын һоп, тагын ачыш. Алай була алмый. Бер ачыш ясар өчен, галим йөзәр-меңәр тапкыр тәҗрибә үткәрергә мәҗбүр. Ачышын ясагач та, әле аны әллә ничә тапкыр тикшереп, дәлилләр белән ныгытасы бар. Шуннан соң гына ул «уңышка ирештем» дип әйтә алачак.

 

Менә сез ничә галимне беләсез? Аларның саны илдәге галимнәр саныннан бик аз килеп чыгачак. Бүген бигрәк тә. Бүгенге галимнәрнең бер төркеме үзләре укыткан вузлардан китеп, базарларга ит чабучы булып урнаша, яки берәр завод-фабрикага гадирәк эшкә юл тота – анда хезмәт хакы күбрәк, диләр…

 

Уңыш ул – сирәк килә торган нәрсә. Ул һәркемгә дә килми. Хәтта җан аямый эшләсә дә, сәләте-гыйлеме чамасыз булса да. Аның үз кануны бар һәм ул канунның ничек эшләгәнен беркем дә белми.

 

Әгәр кеше һәр адымда ниндидер уңышка ирешә икән, моңа һәрвакыт шикләнеп карарга кирәк. Бу һич югында ялган булырга мөмкин. Бертуктаусыз уңыш була алмый.

 

Уңышсызлыклардан куркырга яки кимсенергә кирәкми. Ул җитешсезлек түгел. ул бары тик ниндидер эшнең тәмамланмавын, кешенең хәрәкәттә икәнен генә күрсәтә.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре