Әни куллары шешәгә үрелсә, шаукымы бөтен гаиләгә, аеруча балаларга китереп суга. Язмышлар сына, сабырлыклар сынала... Хатын-кызны үз асылына, гаиләсенә, балаларына кайтару өчен ярдәмне кайдан эзләргә? «Эчкече әни» тамгасыннан котылу юллары бардыр бит? Тормыш төбенә төшкәннәр өчен яңадан менү юлларын эзлибез.
Бүтән эчмим...
– Сеңлем шундый хәлгә калыр дип уйламаган идем. Яраткан төпчегебез, шаян, кәефебезне күтәрүче кадерле кешебезнең хәмер белән дуслашуын күрми калдыкмы, бу чиккә барып җитәр дип күз алдына да китермәдекме... Укытучы булып эшли иде бит әле! – дип сөйли Люция ханым. Билгеле сәбәпләр аркасында фамилиясен дә, кайсы районда яшәвен дә әйтергә теләми. Мондый хәлләр турында якыныңа да, чит кешегә дә сөйлисе килми. – Бәйрәмнәргә җыелган чакта, «кәеф өчен» дип, шешә ярдәмендә күңел күтәрергә яратканын күреп тордым. Кемдә булмас анысы... Тик тора-бара очрашкан саен салмыш хәлдә булуын сизә башладым. Аның берәр сәбәбен тапмый калмый үзе, аклана, чиргә әйләнүен инкарь итә. Без дә ышандык. Ышанасы килде... Әмма бераздан эшкә йөри алмас булды. Кудылар. Ничә тапкырлар «бүтән эчмим» дип антлар итте. Аннары өеннән чыгып китеп, берничә көн кайтмый эчеп йөрүгә кереште. Ике баласы да, ире дә онытылды. Ул балаларның, җиңеннән тартып: «Әни-и-и-и!» – дип өзгәләнүләре күз алдымда әле дә.
Берничә ел эчендә хатынның бөтен тормышы упкынга тәгәри. Үзен белмәс хәлгә җитеп, балаларын җәберли башлый. Төзәлергә мөмкинлек бирәләр. Ай саен тиешле күзәтүне узарга, төзәтү эшләре башкарырга тиеш булып та, битарафлык күрсәткәч, эше судка барып җитә. Хәзер аңа ирегеннән мәхрүм ителү яный. Тик анысы вакытлыча. Иң аянычлысы – балаларыннан колак кагачак. Сүз уңаеннан, 2022 елда Татарстанда бала хокукыннан 582 ата-ана мәхрүм ителгән булса, 2025 елда – 413 кеше. Уңай якка үзгәрешләр күзәтелсә дә, һәр сан – бер кеше язмышы дигән сүз.
Упкын читендә
Бәлки үзгәрер? Нинди булса да, әни бит. Иң сабырларның сабырлыгы сынганда да, сабыйларда сүрелми торган хыялы бу. Табигатьтән бирелгән үзенчәлекләре аркасында хатын-кыз алкоголизм чиренә тизрәк бирешә, ди белгечләр. Эчкечелек чире белән яшь һәм урта яшьтәге хатын-кызлар ешрак авырый. Нәкъ бала табып үстерү чорына туры килә! Гаилә ишеген «хәмер» дигән фаҗига шакыса, итәк тулы бала да ялгыш юлдан саклый алмый. Ни хикмәт, тормышында бар да яхшы булган, уңышка ирешкән хатын-кызлар да бу упкыннан ерак йөрми. Даими стресста, киеренке халәттә яшәү үз йогынтысын калдыра.
– Гадәттә, кеше сүзеннән, гаепләүдән куркып, хатын-кызлар хәмер белән дуслашуын яшерәләр. Үзләре генә качып эчәләр, проблеманы хәтта якыннарыннан да яшерергә тырышалар. Шуңа диагноз кую да авырлаша. Белгечкә бик соң, авыру 2–3 стадиягә җиткәч кенә мөрәҗәгать итәләр, – ди Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы баш психиатр наркологы, Республика клиник наркологик диспансерының баш табиб урынбасары Резеда Хәева. – Хатын-кызның психик, физик, эндокринологик үзенчәлекләре аркасында хәмер белән дуслыгы тиз арада чиргә әйләнә.
Даими рәвештә исерткеч эчемлекләр кулланган ирләрдә эчкечелек 7–10 елда барлыкка килсә, хатын-кызларга 3 елдан да азрак вакыт җитә.
Бир кулыңны
Сәбәпләре ерак йөрми. Берәүләргә нәселдән килсә, икенчеләре үз гаиләләрендә үк мәкерле сукмакка аяк баса. Һәр бәйрәм-мәҗлес чиксез рәвештә спиртлы эчемлекләр эчү белән уза. Тора-бара хәмер бәйрәм юлдашы гына булудан туктый, ял көне саен да, эштән соң да кәеф чыганагына әйләнә. Гаиләдәге проблемалар да хәвефле адымга этәрә. Иренең хыянәтен, кул уйнатуын күтәрә алмаудан, якын кешесен югалту, аерылышу авырлыгыннан дәваны шешә төбеннән эзлиләр. Еш кына, аңа азрак эләксен дип, ире белән бергә эчүче хатыннар да бар. Ире СВОда һәлак булып, шешәдән башка юаныч тапмаган ханымнар арасында да эчкечелек юлына кереп китүчеләр бар. Киеренкелектән котылу өчен эчеп исерә башлаган хатын-кыз чикләрен югалта. Көннең, төннең кайсы вакыты булуына карамастан, хәмергә үрелә, очраклы танышларга ияреп китә...
Якыннары моны сизмиме әллә? Әлбәттә, сизә. Әмма еш кына хатын-кыз үзендә проблема булуын танымый. Үзгәрергә, ташларга тырыша, башка эчмәскә сүз бирә. Якыннары ышана, чыннан да ташлар, дип өметләнә. Өметләр генә акланмый. Ни кызганыч, гаилә соңгы чиккә барып җиткәч кенә ярдәм эзли башлыйлар.
– Бәйлелекнең тиз формалашуы аркасында, хатын-кызны эчкечелектән дәвалау авыррак бирелә, әмма бу – мөмкин эш. Республикада комплекслы, берничә этаптан торган ярдәм системасы эшләнгән, – ди Резеда Хәева. – Казан, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләрендә реабилитация үзәкләре бар, анда тулы командалар эшли. Һәр районда психолог-нарколог, психолог бар, сөйләшергә, ярдәм сорарга була. Авылларда хәтта фельдшерлар бу проблеманы белә, белгечкә мөрәҗәгать итәргә этәргән сүзләр табалар, аларны моңа махсус өйрәтәләр. Авылдамы син, райондамы, шәһәрдәме, мөһим түгел. Безнең диспансер махсус ярдәм күрсәтә. Кая мөрәҗәгать итәргә белмәгән кеше 8 (843) 2-72-33-13 телефон номеры буенча «кайнар линия»гә шалтыратып җавап таба ала.
Тормыш төбенә тәгәрәгән хатын-кыз: «Бу бәйлелектән кайчан теләсәм, шул вакытта котыла алам», – дип уйлап ялгыша. Хәмергә патологик тартылу, физик һәм психологик бәйлелектән белгечләр ярдәменнән башка котылып булмый. Ярдәм кулының нык булуы кирәк. Аның үзен генә түгел, мохитне, янәшәдәге кешеләрен үзгәртергә, эшен алыштырырга, гаиләсе белән эшләргә кирәк. Бу юнәлештә иң нәтиҗәле эшчәнлекне республикада инде ун ел элек башлаганнар.
Соңгы нокта
2015 елдан Татарстанда «Аеклык ноктасы» программасы эшләп килә. Исерткеч эчемлекләр аркасында тормышлары җимерелеп бара торган гаиләләргә комплекслы, ягъни төрле юнәлештәге белгечләрне берләштергән ярдәмне күздә тота ул. Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Светлана Захарова сүзләренчә, проект шуның белән нәтиҗәле.
– «Аеклык ноктасы» – алкоголизмнан интегүче әти-әниләрне дәвалый торган медицина программасы гына түгел, гаиләне саклап калу һәм балаларыбызның хокукларын яклау чарасы да әле. Ятим статусына ия булган балаларыбызның 90 процентка якыны – социаль ятимнәр, ягъни ата-аналары эчүдән интегүче балалар, – ди Светлана Захарова.
«Аеклык ноктасы» проекты ярдәмендә 1728 баланы ятимлектән коткарганнар. Катнашучыларның 86 проценты проектны уңай нәтиҗә белән тәмамлады, дип хәбәр итте журналистлар белән очрашуда Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең җаваплы секретаре Илсөяр Гарифуллина.
Проект – куркыныч бәйлелекне җиңеп чыгу чарасы гына түгел, ә үз балаларыңны кире кайтару юлы да. Монысы инде – бәһасез яңа мөмкинлек, язмыш бүләге.
Тик проектта катнашу өчен сайлап алуның төп шарты – хатын-кызның үз теләге булу. Упкын читендә басып торганда бер адым артка атлап, үзеңне дә, гаиләңне дә саклап калу өчен җитди бер сәбәп кирәк. Шуңа ныгытып ябышсаң, котылу юлы бар. Еш кына күңелнең бердәнбер өзелми калган иң нечкә кылын бала тибрәтеп җибәрә. Үз балаларыңнан мәхрүм булу куркынычы, күңел кылларын бер-берсенә бәйләп, нәзек кенә җеп үрә. Күпләр өчен коткару җебе була ул.
– Гомеремнең унбиш елы буена иң якын дустым хәмер булды. Ирем белән икәүләшеп эчтек. «Эчмә, әни...» сүзләрен ничә тапкырлар әйтсәләр дә, ишетмәдем.... 2023 елда «Аеклык ноктасы» программасына кердем. Гадәтләрне үзгәртү, ай-һай, җиңел булмады. Монда үзем белән генә түгел, якыннарым, гаиләм белән эшләделәр, мохитне үзгәртергә ярдәм иттеләр, – дип сөйли Альбина (исеме үзгәртелде). – Балалар хакына үземне кулга алдым. Менә ике ел ярым эчмим инде. Проект тәмамланганнан соң да ялгыз калдырмадылар, аралашып, хәлемне белеп торалар, өч ел буе озата баралар. Тормышым бөтенләй башка хәзер. Кияүгә чыктым, балаларым белән мәшгульмен. Өченче тапкыр әни булдым.
Альбина кебек, «Аеклык ноктасы»н уңышлы тәмамлап, язмышларын үзгәрткән хатын-кыз мисаллары бихисап. Исерткеч эчемлекләргә каршы торырга өйрәнеп, гаиләләрен генә ныгытып калмыйлар, башкаларга да ярдәм итәргә алыналар, иҗтимагый эшчәнлек белән шөгыльләнә башлыйлар, машина алалар, гаилә белән ялга китәләр, яшәү шартларын яхшырталар, балалар табалар. Яңадан башлыйлар. 20 ел эчкәннән соң, проект ярдәмендә айнып, бухгалтер белгечлеге алган, хәзер әни булырга әзерләнгән Миләүшә (исеме үзгәртелде) тиздән сабые белән кавышачак инде. Үз бәхетенә, әнисен бер тапкыр да салмыш хәлдә күрмәячәк ул бала. Ул тормышка нокта куелган. Шулай дип ышанасы килә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез