Газетага язылу

Урта һөнәри уку йортларында иң популяр белгечлекләр билгеле

РФ Мәгариф министрлыгы мәктәпне тәмамлаучылар арасында колледжларга кергәндә кайсы белгечлекләрнең иң кирәкле булуы турында хәбәр итте. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәтенә сылтама белән «РИА Новости» яза.

Мәгълүм булганча, 2025 елда Россия колледжларына укырга керүче абитуриентлар күбрәк техник белгечлекләргә өстенлек биргәннәр. Алар арасында «Машина төзелеше һәм сәнәгать җитештерүе» һәм «Программалаштыру һәм IT-технологияләр» кебек белгечлекләр бар. «Төзелеш һәм архитектура» белгечлеге дә популяр булган.

Техник белем бирү программаларына ихтыяҗ булуга карамастан, гуманитар белгечлекләргә дә зур кызыксыну белдерелгән. Абитуриентлар ешрак медицина, башлангыч сыйныфлар педагогикасы, шулай ук туризм һәм кунакханә бизнесы өлкәсенә бәйле юнәлешләргә укырга кергәннәр, диелә «Татар-информ» хәбәрендә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре