Газетага язылу

Уртачасы зур, медианы кечкенә: хезмәт хакының 200 меңгә җитүе хәлне җиңеләйтерме?

Уртачасы зур, медианы кечкенә: хезмәт хакының 200 меңгә җитүе хәлне җиңеләйтерме?
Фото: Татар-информ

Россия икътисадында да глобаль икътисадтагыга охшаган күренешләр бара. Дөрес, Путин чиновникларга тотрыклы үсеш тәэмин итәргә әмер бирү белән, күрсәткечләр җанланды. Икътисад үсеш траекториясенә керде дигән сөенечле рапортлар алынды. Әмма… Президент администрациясе җитәкчесе урынбасары Орешкин: «Икътисад үсеше драйверлары булып оборона тармагы һәм цифрлы платформалар тора», – дип белдерә. ЭТПның снарядлар хисабына үсеше матди хәлне яхшыртмый. Вазгыятьне Мәскәү биржасының Күзәтүчеләр советы рәисе Сергей Шевцов сүзләре дөресрәк ачыклый. «Без бик тиз һәм яхшы темп белән хәрәкәт итәбез, әмма, кызганычка, кире якка таба», – диде ул. Мәскәү биржасы, чынлап та, кызу темплар белән түбәнгә хәрәкәт итә, компанияләрнең акцияләре очсызлана.

 

Бензин бәясе югары үрмәли. Дәүләт Думасында бу уңайдан Миронов борчылу белдерде: «Көзгә боларның барысы да кибет киштәләренә килеп җитәчәк, ә ахыр чиктә моның өчен реаль керемнәре кими баручы сатып алучы түләячәк», – диде һәм ягулык бәясен октябрьгә кадәр туңдырырга чакырды. Туңдырып була, әлбәттә, әмма ул чакта сатуда бензин бетәчәк. Кайбер төбәкләрдә ул болай да юк инде, кайберләрендә чикләүләр белән сатыла. Хөкүмәттә мәсьәләгә башкача карыйлар. РБК вице-премьер Новакның нефть эшкәртү заводларын һава һөҗүменнән саклауны финанслау өчен ягулык бәясенә 1,5 сум өстәргә дигән тәкъдим әзерләргә кушуын хәбәр итә. Халык өчен җиңел карар түгел бу, чөнки кешеләр эшсез кала. ЦМАКП 4 миллион кешенең түләүсез отпускага җибәрелүен хәбәр итә.

 

Росстат уртача хезмәт хакының, үсеп, 113 мең сумга җитүен хәбәр итә. Биш тармакта ул 200 мең сумнан да югарырак күтәрелгән икән инде. Килешәбез: матур саннар. Дөрес, хезмәт хакың 200 мең сум булса да, ерак сикерә алмыйсың. Фатир сатып ала алмыйсың, мәсәлән. Әмма күпчелек халыкның керемнәре уртача хезмәт хакыннан ерак тора. Уртача хак халыкның хәлен аңлатмый. Кешеләрнең матди хәлен аңларга теләсәң, медиан хезмәт хакына мөрәҗәгать итәргә туры килә. Медиан хезмәт хакы исә 66 мең сумнан түбәнрәк икән. Бу эшләүчеләрнең яртысы шуннан түбәнрәк хезмәт хакы ала дигәнне аңлата. Моннан да тыйнаграк хезмәт хакына яшәүчеләр дә байтак.

     

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре