Газетага язылу

Урындагы затларга бүләк бирү ришвәтме?

Татарстанда 22 кеше ышанычны югалту сәбәпле эштән азат ителгән түрәләрнең илкүләм реестрында исәптә тора. Шул исәптән 8 е узган ел үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәсендә «кара исемлек»кә эләккән. Бу хакта ришвәтчелеккә багышланган матбугат очрашуында хәбәр иттеләр. Урындагы затларга бүләк бирергә ярыймы икәнен дә әйттеләр.

Урындагы затларга бүләк бирү ришвәтме?

Татарстанда яшәүчеләрнең 68 проценты ришвәт бирүчеләрне дә, аны алучыларны да хупламый. Гади халыкның республикадагы коррупция турындагы фикерләрен өйрәнүгә багышланган тикшеренү нәтиҗәләре турында Татарстан икътисад министры урынбасары – Социаль-икътисадый мониторинг департаменты җитәкчесе Роман Әмирханов сөйләде.

– Әлеге тикшеренүдә 18 яшьтән өлкәнрәк, кимендә ике ел Татарстанда яшәүче 3 меңгә якын кеше катнашты. Сораштыру аноним рәвештә үткәрелде, – дип алдан ук ачыклык кертте ул.

Коррупция дигәндә, республикада яшәүчеләрнең 60 проценты урындагы затка ришвәт бирүне күз алдына китерә икән. «Ни өчен акча төртергә туры килә?» – дигән сорауга җаваплар болайрак. Респондентларның 21,9 проценты әйтүенчә, оешма яки урындагы затлар мәсьәләне ришвәтсез хәл итеп булмаячагын сиздергән. Сораштыруда катнашучыларның якынча тагын шул кадәресе, якыннары яки туганнарының тәҗрибәсеннән чыгып, акча төрткән.

Республикада яшәүчеләрнең 18 проценты әйтүенчә, алардан беркем дә ришвәт сорамаган, әмма барыбер биргәннәр, чөнки шулай җайлырак.

Замана «чир»ен өнәмәүчеләр дә күп анысы. Сораштыруда катнашучыларның 22 проценты: «Башкалар шулай эшләсә дә, ришвәт бирмим», – дип җавап биргән. Респондентларның 19 проценты моннан башка да үз дигәненә ирешә алуын әйткән. Ришвәт бирмәүчеләр арасында җинаять җаваплылыгыннан куркучылар, уңайсызланучылар, вакытын туры китерә алмаучылар да бар. Ничек кенә булмасын, республикада яшәүчеләрнең 29 проценты Татарстанда ришвәтчелек дәрәҗәсе – түбән, 15 проценты югары дип саный.

Ә урында утыручыларга нәрсә? Татарстан Рәисенең Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе бүлеге мөдире Равия Шрша әйтүенчә, бүген ышанычны югалту сәбәпле эштән азат ителгән кешеләрнең илкүләм реестрында Татарстаннан 22 түрә исәптә тора. «Идарә тарафыннан ел саен коррупциягә каршы 50 дән алып 70 кә кадәр тикшерү үткәрелә. Мәнфәгатьләр киселеше, чит илдә капитал тоту очраклары ачыклана икән, җаваплылык бер генә – ышанычны югалту сәбәпле эштән азат ителү», – диде ул.

Равия Шрша сүзләренә караганда, намуссыз түрәләрнең исем-фамилияләре реестрда биш ел саклана. Шуннан соң алар үз эш урыннарына кире кайта ала. «Аларны кабат дәүләт хезмәтенә алуны тыймыйлар. Әмма һәр дәүләт органы өчен үз абруе һәм халыкның ышанычы мөһим икәнен истән чыгармыйк. Үз тәҗрибәмнән чыгып шуны әйтә алам: ышанычны югалту сәбәпле эштән азат ителгән бер генә түрәнең дә кире дәүләт хезмәтенә алынганы юк», – диде ул.

Билгеле булганча, быелдан дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрнең кесә хәлләре турында хисап тотуга бәйле законга үзгәрешләр керде. Моңа кадәр алар ел саен керемнәре һәм чыгымнары турында хисап тапшырса, хәзер кәгазь эше, ягъни декларация тапшыру бетте. «Хәзерге цифрлы мөмкинлекләр бу эшне ел әйләнәсе оператив рәвештә күзәтеп бару, шулай ук тиз арада тиешле чаралар күрү мөмкинлеген тәэмин итә», – дип аңлаттылар узган ел ахырында Россия Дәүләт Думасында гамәлдәге закон проектына үзгәрешләр керткәндә.

Равия Шрша әйтүенчә, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләргә аерым очракларда барыбер хисап тотарга туры киләчәк. Тәгаен әйтсәк, чыгымнар гаиләнең соңгы өч елдагы керемнәреннән артып китсә, җавап бирәсе. Шулай ук, дәүләт хезмәтенә эшкә кергәндә, бер вазыйфадан икенчесенә күчкәндә акча янчыгына тагын бер кат күз салачаклар.

Очрашуда ришвәт алучыга гына түгел, ә аны бирүчегә дә җаваплылык булуы турында искә төшерделәр. Ә рәхмәт йөзеннән бүләк бирергә ярыймы? Равия Шрша икеләнергә урын калдырмады.

– Халык арасында, өч мең сумга кадәр бүләк ришвәт булып саналмый, дигән ялгыш фикер яши. Дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләргә эш урынында бернинди бүләк тә кабул итеп алырга рөхсәт ителми. Ул өч мең сумнан арзанрак булса да. Бу законда беркетелгән. Халыкта, гомумән дә, ничә сумга кадәр бүләк бирергә ярый икән дигән уй туарга тиеш түгел, – диде ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис

Көн хәбәре