Бүген Лаеш районы Усад авылында ике катлы торак йорт фатирында газ баллоны шартлаган. “Татар-информ” хәбәр итүенчә, хәзерге вакытта биредә оператив хезмәтләр эшли. Район хакимияте башлыгы Илдус Зарипов та килеп җиткән.
Агентлык мәгълүматларына караганда, бер кешегә зыян килгән. Хакимияттәгеләр әлеге йортта яшәүчеләрне вакытлыча күчерү урынын билгели.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Фикер өстәү
Фикерегез