Чара Татарстан башкаласында өч көн дәвам итәчәк. Бездә дистәдән артык чит ил делегациясен, меңләгән кунак көтәләр. Дәрәҗәле кунакларны Казан аэропортында күркәм гадәт буенча ипи-тоз һәм чәкчәк белән каршы алалар. Саммитның беренче көнендә Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ паркта Россия – АСЕАН эшлекле форумы уза. Анда катнашучыларга Россия Президенты Владимир Путин сәламләү юллады. «Татарстанның кунакчыл башкаласы Казанда илебезнең һәм АСЕАН әгъза дәүләтләре бизнес бергәлекләренең әйдәп баручы вәкилләрен җыйган әлеге форум аерым әһәмияткә ия. Быел Россия – Азия мөнәсәбәтләренә утыз биш ел тула. Бу вакыт эчендә без күппланлы хезмәттәшлек тәҗрибәсе тупладык, тотрыклы элемтәләр урнаштырдык, шул исәптән ассоциациянең эшлекле консультатив советы һәм Россия – АСЕАН эшлекле советы арасында да киләчәккә яхшы нигез булдырдык», – дип ассызыклады Владимир Путин.
Аның әйтүенчә, бүген безнең алда яңа бурычлар тора. «Алар арасында ясалма фәһем нигезендә цифрлы продуктларны актив кертү, тотрыклы цифрлы платформалар булдыру кебекләре бар. Энергетика һәм азык-төлек иминлеге, алдынгы технологияләр алмашу, транспорт һәм логистика өлкәсендә хезмәттәшлеккә зур мөмкинлекләр ачыла. Шунысы мөһим: шул ук юнәлешләрдә Шанхай хезмәттәшлек оешмасы, Евразия икътисадый берлеге һәм форумда катнашкан башка берләшмәләр буенча партнерларыбыз да эшли», – диде Президент.
Сүз уңаеннан, төштән соң Россия Президенты, саммитта катнашу өчен, Казанга үзе дә килеп җитте.
Эшлекле форумда чыгыш ясаган Россия икътисадый үсеш министры Максим Решетников әйтүенчә, соңгы ун елда Россия белән АСЕАН илләре арасында товар әйләнеше 58 процентка үскән һәм 21 миллиард долларга җиткән. Экспорт өч тапкыр диярлек арткан. «Россия АСЕАН илләрен энергия ресурслары белән иң эре тәэмин итүче булып кала. Дөнья нефть базарындагы кризис шартларында бу елның беренче чирегендә Россия минераль чимал һәм нефть белән тәэмин итү күләмен 40 процентка арттырды. Киләсе адым – энергия чыганаклары белән тәэмин итүгә озак вакытлы килешүләр, инфраструктураны бергәләп үстерү, аны саклау һәм эшкәртү. Бу озак вакытлы перспективада АСЕАН партнерларын энергетик куркынычсызлык һәм көндәшлеккә сәләтле бәяләр тәэмин итәчәк», – диде Максим Решетников.
Импортка килгәндә, ун елда ул 70 процентка арткан. «Россия АСЕАН илләреннән чимал, машиналар, җиһазлар, транспорт чаралары, химия сәнәгате продукциясе, каучук һәм алюминий сатып ала», – диде федераль министр.
Ике араны бәйләп торган тагын бер юнәлеш – туризм. Ассоциация мәгълүматларына караганда, узган ел Көньяк-Көнчыгыш Азия илләренә Россиядән 3 миллионга якын турист барган. «Тропик климат, бай культура гына түгел, ә ихлас дустанә мохит тә җәлеп итә. Үз чиратыбызда, АСЕАН илләреннән дә кунаклар көтәбез. Моның өчен виза режимнарын гадиләштерәбез, авиаэлемтәне, яңа туристик сервисларны үстерәбез. Без АСЕАН илләрендә хезмәттәшләр генә түгел, ә тотрыклы киләчәк өчен ышанычлы союздашлар күрәбез», – диде Максим Решетников.
Малайзия Премьер-министры Әнвәр Ибраһим чыгышын Тукай сүзләреннән башлады. «АСЕАН катнашучылары өчен бу – яңалык, әмма Татарстанда яшәүчеләрнең күңеленә бик якын. Тукай болай дигән: «Шигърият ул – буыннарны берләштерүче һәм кешеләрнең йөрәкләренә шатлык алып килә торган җан теле. Милләтемә, халкыма хезмәт итүдә генә мин чын бәхет табам», – диде Әнвәр Ибраһим.
Ул саммитта катнашучыларны да, икътисадый хезмәттәшекне үстерү һәм алда торган бурычларны хәл итү өчен, Тукай әйткән фикерләрне таратырга өндәде. Билгеле булганча, 2025 елда Әнвәр Ибраһим Татарстан башкаласына «КазанФорум»да катнашу өчен килгән иде. Ул биредә Тукайның «Тормыш» шигыреннән өзек тә укып күрсәтте.
АСЕАН Генераль Секретаре Као Ким Хорн Россия белән тагын да тыгызрак хезмәттәшлек итә ала торган юнәлешләрне атады.
– Халыкара хезмәттәшлек АСЕАН илләре өчен төп өстенлекләрнең берсе булып кала. Россиягә килгәндә, монда берничә үсеш юнәлеше бар. Беренчедән, энергетика. Россиянең электр энергиясе җитештерүдә зур тәҗрибәсе бар. Икенчедән, төп өстенлекләрнең берсе булган азык-төлек куркынычсызлыгы. Әлеге юнәлештә Россиянең тоткан урыны бик көчле. Бу – авыл хуҗалыгы җитештерүе дә, ашламалар да, эшкәртү дә. Шул рәвешле, без яңа коммерция мөмкинлекләре булдыра алабыз. Россия һәм АСЕАН арасындагы хезмәттәшлекне сәнәгать, транспорт инфраструктурасы һәм табигый байлыкларны үзләштерү дә үстерергә мөмкин, – диде Као Ким Хорн.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин АСЕАН илләре белән хезмәттәшлекнең әһәмиятен билгеләп үтте. Ул утырышта катнашучыларны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм үзе исеменнән сәламләде. «Бүген АСЕАН тиз үсеш ала торган тотрыклы икътисадый үсештәге ассоциация булып тора. Россия төбәкләре АСЕАН илләре белән хезмәттәшлекне ныгытуга үз өлешен кертә. Татарстан халыкара хезмәттәшлеккә ачык. Республика сәнәгате илдә зур үсештә: ул нефть химиясе, энергетика, машина төзелеше буенча илдә зур үзәк санала. Махсус икътисадый зоналар, инновацион инфраструктура үсеш ала. АСЕАН илләре Татарстан өчен мөһим һәм перспективалы партнерлар булып тора. Без сәүдә-икътисадый багланышларны киңәйтәбез, ислам финанслары өлкәсендә элемтәләрне үстерәбез», – диде Алексей Песошин.
Ул Татарстан предприятиеләренең АСЕАН дәүләтләре белән үзара проектлар булдыру һәм яңа базарларга чыгарга теләвен әйтте.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез