Прокуратура килеп туган хәлне тикшерә.
Дагыстанның Кизляр районында үсмер кыз әтисенең пневматик винтовкасыннан ялгыш үзенә аткан. Пуля баланың башына тиеп үткән. Бу хакта “РИА Новости” төбәк прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәренә таянып яза.
Прокуратура 15 яшьлек үсмернең яралануы буенча тикшерү оештырган. Хастаханәдә кызга кирәкле барлык медицина ярдәме күрсәтелә.
Хокук саклаучылар балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген кисәтү турында һәм корал турында законнарның үтәлешен бәяләячәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез