Кайда гына эшләсәк тә, телебез, халкыбыз өчен тырышачакбыз. Башкача була алмый. Язучы, шагыйрь Ләбиб Лерон һәм аның тормыш иптәше, лаеклы ялдагы татар теле укытучысы Фидания ханымның балаларының сүзләре бу. Күптән түгел бу гаиләнең дүрт буыны бергә җыелып, безгә үз гаиләләрендә булган тормыш кагыйдәләре турында сөйләде.
Фотосурәттә – Фәләхетдинов – Лерон – Гатиннар гаиләсе. Уртада – Фидания ханымның әнисе Диншат апа Фәләхетдинова, ул быел көзен 88 яшен тутыра. Аның ике ягында кызы Фидания һәм оныгы Айсылу. Артта оныклары (сулдан уңга) Сәйдә, Нурихан һәм Фәридә белән Ләбиб Лерон. Сәйдә быел көзен – 2 нче, Нурихан – 4 нче, Фәридә 7 нче сыйныфка бара. Ләбиб әфәнденең тормыш иптәше Фидания ханым гаилә коруларына – 42 ел.
ГАИЛӘ УЛ – ...
Фәридә Гатина (оныкчык):
...бер-береңә булышу, ышану һәм ярату.
Айсылу Лерон (онык, кыз, әни):
...ИЛҺАМ ҺӘМ ЯШӘҮ ЧЫГАНАГЫ. Рух көчсезләнгәндә, күңел төшкәндә ярдәм итүче, алга таба яшәргә, эшләргә, яңа үрләр яуларга көч бирүче кешеләр, җылы бер урын.
Ләбиб Лерон (ул, әти, дәү әти):
...үзе бер дәүләт. Ә дәүләттә, иң беренче чиратта, тынычлык һәм тәртип булырга тиеш. Безнең гаиләгә карап, башкалар: «МЕНӘ БИТ НИНДИ ТАТАР ГАИЛӘЛӘРЕ БАР!» – ДИП, ҮРНӘК АЛЫРГА ТИЕШ. Һәм һәр гаилә әгъзасы, кайда гына булса да, кайтып сыенырлык урын бар икәнен белеп яшәргә тиеш. Гаилә ул – иң ышанычлы, ЯЛГЫШСАҢ ДА, АДАШСАҢ ДА, СИНЕ ТАШЛАМАУЧЫ, ТОРМЫШЫҢДА МАЯК БУЛЫП, ЮЛ КҮРСӘТҮЧЕ кешеләр.
Фидания Лерон (кыз, әни, дәү әни):
...кайтып сыеныр урын. СИНЕ ТӨРЛЕ ХАЛӘТТӘ КАБУЛ ИТҮЧЕ, тормышта таяныч булучы иң якын кешеләрең.
Диншат Фәләхетдинова (әни, дәү әни):
...зур бәхет. Гаиләсендә бәхет яшәгән кеше үзе дә бәхетле була.
ТӘРБИЯ
Һәр буынга – үзгә тәрбия. Тормыш үзгәрүчән булгач, тәрбия принциплары да бер-берсеннән аерыла. Шул ук вакытта буыннан-буынга күчә торган язылмаган законнар да була. Бу гаилә мисалында без моңа тагын бер инандык. Фидания апа балачагының эш белән аерылгысыз булуын искә алды. Әнисе Диншат апа да, яшьләренә нинди эш килешә – шуны куштык, ди. «Авылда башкача булмый иде. Мәктәптә дә яхшы билгеләргә генә укырга тырышты алар. Ул чакта без күп итеп газета-журналлар алдыра идек. Күп укыдык, без укыганны күреп, балалар да укыды», – дип сөйләде ул. Фидания апаның матур әдәбиятка булган мәхәббәте дә өйгә килә торган «Казан утлары»ннан башланган. «Ул чакта, китап укыгыз, китапны яратыгыз, дип торучы булмады, әти-әнидән күреп, үзебез кызыксына идек», – ди ул.
Гомумән, КИТАПКА МӘХӘББӘТ – бу гаиләдәге тәрбия кагыйдәләренең берсе. Укыган саен, күбрәк беләсең, күбрәк белгән саен, кеше алдында дәрәҗәң арта. «Мин оныкларга һәрвакыт, кайда гына эшләсәгез дә, сез грамоталы булырга, татарча да, русча да хаталарсыз язарга тиеш, дип әйтергә яратам. Хәтта телефоннан «хат» язганда хата булырга тиеш түгел, дим. Балаларны да шулай үстердек. Хәер, алар китап тоттырганны көтеп тормады. Ә менә оныкларга искә төшереп торырга кирәк. Ни дисәң дә, бөтенләй башка буын үсә...» – ди Фидания Лерон.
Хәзерге буында эгоизм көчле дигән фикерне еш ишетергә туры килә. Ләбиб Лерон да, балаларда тумыштан ук «миңа» дигән фикер көчле була, ди. «Балаларны «миңа түгел, аңа» дип тәрбияләргә кирәк. Иң әүвәл, әйтик, туганыма, аннары гына үземә. Шулай ук туганчыллыкны да кечкенә чактан сеңдерергә кирәк дип саныйм. Бер-берегезгә терәк һәм кирәк булыгыз, дип кенә түгел, үз мисалың белән дә күрсәтеп», – ди ул.
Үзләре эшләп үскәч, балалар һәм оныкларны да эшләтеп үстерә Лероннар. «Хезмәт тәрбиясе кирәк ул. Оныклар белән эшне уен формасында оештырабыз. Көн ахырында: «Тырыш хезмәте өчен Фәридә Гатина «чупа-чупс» белән бүләкләнә», – дип, үзенә күрә тантана оештырабыз. Балалар күңеленә юл таба белергә кирәк», – ди Фидания ханым. «Аны бит болай гына да алып бирергә була. Ләкин тәрбияви якны да кушып җибәрсәң, файдасы бик күп», – дип өстәде Ләбиб әфәнде дә.
Ата-ана баласына ышанырга тиеш. Бу да – Лероннар гаиләсендәге кагыйдәләрнең берсе. «Әти белән әни безне гел куәтләп торды. Нәрсә генә эшләргә тотынсак та, булдыра алмыйсыз, дигән сүз ишетмәдек без. Шул рәвешле мөстәкыйльлеккә дә өйрәндек. ЫШАНЫЧ ҺӘМ МӨСТӘКЫЙЛЬЛЕККӘ ӨЙРӘТҮ – хәзер инде минем дә тәрбия кагыйдәләрем. Балалар гаиләдә нәрсә өчендер җаваплы булуын аңлап үсәргә тиеш», – дип сөйләде Айсылу Лерон.
ТЕЛ
Алар үзеннән-үзе татар булып үсте. Үзләре дә милләт өчен җан атучы Фидания һәм Ләбиб Леронның балалары башкача булдыра алмагандыр да. «Безнең беркайчан да, ТАТАРЧА СӨЙЛӘШЕГЕЗ, ДИГӘН БУЛМАДЫ. Ә оныкларга, киресенчә, гел әйтеп торырга кирәк. Бәхетебезгә, безнең балалар татар теленең күтәрелгән елларында үсте. Кешенең ризык алырга акчасы юк, ләкин рухы күтәренке иде. Ул вакытта без чын татар дөньясына аяк бастык. 2 нче татар гимназиясе ачылды. Ул гимназия безгә чын татар балалары үстереп бирде, дисәм, арттыру булмас», – ди Фидания Лерон.
Әмма ул чакта да милли үзаң һәм балаңны татар итеп үстерү теләгенең зур булуы кирәк булган. «Без моңа әзер идек, милләт өчен җан атучылар белән бер сулышта булдык. Хәзер менә безнең балалар үсеп җитте, һәм тулы бер буын безнең юлдан бара. Мин аларга бик өметләнәм», – ди Ләбиб Лерон. Ул чакта да хәзерге кебек, балам татар мәктәбендә укысын дип, шәһәрнең бер башыннан икенче башына йөрергә әзер булмаган ата-аналар шактый иде, ди ул. «Без шулай йөрдек. Балаларыбызга татар мохите тудырырга тырыштык. Бу мәсьәлә хәзер дә актуаль. Хәзер бигрәк тә каты эзләнергә, тырышырга кирәк. Әмма кирәк!»
Без милләткә файдалы булырга тырышуны табигый нәрсә буларак кабул итеп үстек. Айсылу Лерон шулай ди. «Ул безгә сеңгән, күрәсең. Кайда, нинди өлкәдә генә эшләсәк тә, без барыбер дә татар халкы өчен тырышачакбыз. БЕЗНЕҢ ӨЧЕН БАШКАЧА БУЛА АЛМЫЙ».
Бүген балаң татар булып үссен өчен дә көн саен тырышырга туры килә. «Бу – бик зур хезмәт. Әмма бирешмәскә, кул селтәмәскә кирәк. БЕР КУЛ СЕЛТӘСӘҢ, АРТКА ЮЛ ЮК», – ди Фидания ханым. Аның сүзен Ләбиб әфәнде дәвам итә: «БҮГЕН ТАТАР ТЕЛЕ ӨЧЕН КӨН САЕН КӨРӘШЕРГӘ КИРӘК. Татарча сөйләш, дип, көн саен тукып торсаң да, таманга гына килә». Билгеле, бу мәсьәләдә әби-бабайларның роле зур. Һич югы алар булса да оныкларына татарча дәшсен иде! Ләкин әти-әнинең теләге булмаса, әби-бабай тырышудан гына мәгънә юк. Лероннар шундый фикердә.
Татар теле әби-бабай, әти-әни, туганнар белән сөйләшү өчен кирәк. 13 яшьлек Фәридәнең бу сүзләре тел мәсьәләсендә гаиләнең нигез булуын раслый. «Мин «Апуш» театр студиясенә йөрим. Татарча белмәгән булсам, мине анда алмаслар иде. Дусларым арасында да татар телендә сөйләшүчеләр күп. Рус телендә генә сөйләшүчеләр бик аз. Мин татар телендә бик күп китаплар укыйм. Татарча белмәсәм, мин бабайның китапларын да укый алмас идем», – ди ул.
РУХ
ТАТАР БУЛУНЫҢ БЕРЕНЧЕ КҮРСӘТКЕЧЕ – ИСЕМ. Фәридә, Нурихан һәм Сәйдәнең әнисе Айсылу ханым шундый фикердә. «Исемне русча куштыңмы, бала үзен рус дип тә уйларга мөмкин. Корабка нинди исем кушсаң, ул шулай йөзәчәк, диләр бит. Мин моның белән килешәм», – ди ул. «Ул бит программалауга тиң. Әйтик, менә безнең Нуриханны күрәләр дә, «О, Нурихан Фәттах хөрмәтенә кушкансыздыр», – диләр. Бу сүзләр аңа зур җаваплылык өсти», – ди Ләбиб Лерон да.
Бу гаиләдә туган нигез кадере дә – буш сүзләр генә түгел. «Байлыкка кызыгып, туган нигезләрен сатып җибәргән кешеләрне беләм. Үкенәләр... НИГЕЗЕН ЮГАЛТКАН КЕШЕНЕҢ НӘСЕЛЕ ӨЗЕЛӘ, дигән безнең халык. Бу – юктан гына килеп чыккан сүзләр түгел. Бернигә дә карамастан, нигезне сакларга, аны онытмаска кирәк. Ул – синең кендек каның тамган җир. Күп кеше моны картайгач кына аңлый. Терсәк якын, тик тешләп булмый шул...» – ди Ләбиб Лерон. Казанда туып-үссәләр дә, әти-әниләренең туган якларында яшәүчеләрне «авылдашлар, үзебезнекеләр» дип атый Фидания ханым белән Ләбиб Леронның балалары да.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!




Фикер өстәү
Фикерегез