Хезмәт сөючәнлек, кунакчыллык, сафлык һәм туганлык җепләрен саклау. Лаеш районының Кече Елга авылында яшәүче Оркыя һәм Гафур Зариповлар гаиләсенең нигезенә салынган төп принциплар болар. Бу сыйфатлар аларга тормышта ничек ярдәм итә? Көчне каян алалар да нинди нигезгә таяналар? Әлеге сорауларга җавапларны аларның үзләреннән алдык.
Гаилә ул – ...
Гафур Зарипов (дәү әти):
Гаилә минем өчен – хәләл җефетем һәм балалар, оныклар. Гаилә ул – тыл. Әгәр анда тыныч, тәртип булса, эшләр дә җиңел бара. Аның нигезе көчле һәм тамырлары нык булу кирәк. Мин тумышым белән шушы авылныкы. Бөтен нәсел-нәсәбем Кече Елгада гомер кичергән, кәсеп иткән. Кая гына аяк атласам да, нәселемнең көчен тоям: әнә тегендә – Баһау бабайның умарталыгы, монда – Мәҗит бабайныкы, ә менә бу тирәдә әтием Борһанның кортлары торган, дим.
Нурия Зарипова (кызлары):
Гаилә минем өчен беренче чиратта – тәрбия һәм тигезлек. Безнең гаиләне бербөтен итеп бәйләүче тагын бер нык җеп бар. Ул – уртак яраткан хезмәтебез, эшкуарлык. Бу өлкәгә һәркемнең өлеше керә. Барыбызның да карашлар, максат-бурычлар бер тарафка юнәлгәч, эшебез дә уңышлы һәм бәрәкәтле бара. Уртак хезмәтнең матур нәтиҗәләрен күргәч, бергәләп сөенәбез.
Газиз Зарипов (уллары):
Гаилә минем өчен – әти-әни, апам, аның улы Кадыйр, бабам һәм авылым. Монда җылылык та, ярату да, таләпчәнлек тә, хезмәткә хөрмәт тә – барысы да бар.
Тәрбия
Безгә Зариповларның әле яңа гына торгызылган зур, затлы, бик матур йортларына кунакка барырга насыйп булды. Кунаклар чәй эчә торган бүлмәдә бик матур кызыл кирпечтән мич тә чыгарганнар. Анысы бар гаиләсен һәм туганнарын җылы мич ризыклары янына җыярга яратучы хуҗабикәнең күркәм хыялы була.
– Әни гел мичтә коймак пешерә иде. Үзем дә коймакларны аны искә ала-ала пешерәм. Әлеге вакытта туган-тумача, балалар җыелса, киләчәктә түгәрәк табын янына тагын да күбрәк оныкларыбыз өстәлер, мич ризыгыннан авыз итәрләр. Йортыбызга туганнар җыелуын бик яратабыз, үзләре дә безгә яратып кайталардыр, дип уйлыйм. Үзем дә, Гафур да ишле гаиләдән. Без алты бертуган булсак, Гафурлар җиде бертуган үсте. Барыбыз бергә җыелсак, сыеп та бетмибез. Шуңа күрә аерым-аерым да җыйналабыз. Тормышның бөтен рәхәте, мәгънәсе дә – бердәмлектә, туган җанлы булуда. Без Гафур белән туганлык җепләре көчле булсын өчен тырышабыз. Күңелебезгә шулай рәхәт. Балалар, оныклар да шуны күреп тәрбияләнсеннәр, дибез, – ди хуҗабикә.
Ул арада ялт итеп елмаеп, мичтә пешкән коймак белән сыйланырга Оркыя апаның әтисе Якуп бабай да килеп керде.
– Иң яраткан ризыгым – коймак минем, кызым, – диде ул. – Авылда берничә балам тора. Тик Оркыя кызымда ешрак кунак булам. Минем гаиләм бик зур, кызларым-кияүләрем, улларым-киленнәрем, оныкларым һәм оныкчыкларым да күп. Гаилә ул – бер колхоз. Аның үзенең законнары, тәртипләре, башлыгы һәм эшчеләре була.
Мөлаем, йорт җылысын саклаучы Оркыя ханым – шушы авыл кызы. Ә авылда инде һәркем күз өстендәге каш төсле. Шуңа күрә алдан ук нинди нәселгә килен булып төшәсен бик яхшы аңлый ул. Һәм бер дә үкенми. Инде Гафур абый белән гаилә корганнарына 34 ел булган.
– Тәрбия мәсьәләсендә мин дәү әти белән дәү әнинең бик зур өлешен күрәм. Без балачактан ук ике яктан да дини тәрбия алып үстек. Иң төп кагыйдәләр динебездә язылган. Дәү әниебез Миннегаян бик акыллы, төпле хатын-кыз иде. Гел киңәшләрен биреп торды. Әле безнең арадан киткәненә 1 генә ел. Шул вакытка кадәр әтигә дә төпле киңәшләрен әйтеп килде. Хәзер исә улым Кадыйрның да төп тәрбиячеләре әти белән әни, – ди кызлары Нурия.
Сүзебезгә Оркыя апа да кушылды.
– Әни белән бик дус яшәдек. Безнең арада килен-каенана дигән мөнәсәбәт гомумән булмады. Үз әнием кебек якын иде. Апалар да бик акыллы булдылар. Шуңа күрә миңа тормыш алып барырга да җиңелрәк булгандыр, дип уйлыйм, – диде дә, – әллә нишләп күңелем тулып китте, – дип, күз яшен сөртеп алды.
Оркыя ханым озак еллар балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән. Тормышта да, өйдә дә аның белән уртак тел табу җиңел булган.
– Безнең гаиләдә әти һәрвакыт – әти, әни әни ролендә булды. Әти – табучы, безне җил-давылдан саклаучы. Әшәке усал булмаса да, кирәк чагында кырыслык күрсәтә белә, шул ук вакытта безгә үз юлыбызны сайларга мөмкинлек бирә. Әни исә – безне тыңлаучы, аңлаучы, йомшак, йорт җылысын саклаучы. Ул – әтинең эшләре җайлы барсын өчен, күп көч куйган кеше. Аннан соң, безнең әти белән әни бик юмарт. Бүген әти-әни яшәгән шушы йорт төп нигезгә әйләнде. Монда әнинең туганнары да кайта, әтинекеләр дә җыела. Эшләребез дә алар ярдәме белән бара. Эш күп булгач, бездә өмәләр еш уза, – ди ул.
Оркыя апа әйтүенчә, ул тормышта иренең нык җилкәсе артында бәхетле хатын булып яши.
– Гафур, чыннан да, балалар өчен яхшы әти булды. Үземә дә аның ныклы, ышанычлы киң җилкәсе артында яшәү җиңел. Ул тормышта төпле, дөрес кеше булгач, әнине – әни, хатынны хатын урынында күрә белде. Минем туганнарны да беркайчан аерганы булмады. Ул читтән караганда кызу холыклы кеше төсле, ләкин беркемнең дә көенеч-сөенечләренә битараф түгел. Мин аны әти ролендә калган төсле тоям, чөнки ул абый-апаларын, энеләрен барлап, киңәшләрен биреп тора, – ди ул.
Рух
Гафур Зарипов – җиденче буын умартачы. Крестьян-фермер хуҗалыгы оештырып, 200ләп оя тота. Авылга беренче умартаны да Мәҗит бабасы алып кайткан булган.
– Патша заманында бабай караңгы урман эчендә кортлар асраган. Шуннан бирле әлеге кәсеп буыннан-буынга тапшырылып килде. Мин үзем Баһау бабайның умарталыгын хәтерлим. Колхоз заманында күпләп асрау ярамаган, тик шулай да аның 25–30 оясы бар иде. Әти инде профессиональ умартачы иде. Укуны тәмамлагач, үзем дә аңа ярдәм итәргә дип кайттым. Хәер, мин үземне белә-белгәннән бирле кортлар арасында булдым, – ди ул.
Алда язганыбызча, Гафур абыйлар – гаиләдә җиде бала. Шуларның бишесе умартачылык белән шөгыльләнә. Барысыныкын бергә исәпләгәндә, 750ләп умарта оясы тоталар. Зариповлар авыл хуҗалыгы тармагының берничә юнәлешен колачлый. Умартадан тыш, маллары да бар, 1000 гектар җирдә иген үстерәләр. Шуңа күрә зур хуҗалыкта һәркемнең эше билгеле. Умарталыкта Газиз белән Оркыя ханым хезмәт куйсалар, әтиләре Гафур абый башлыча терлекчелек, игенчелекне кайгырта, Нурия исә бал һәм аның продуктларын сату, тарату, «Нечкәбил» брендын таныту, исәп-хисап эшләрен алып бару өчен җаваплы. Мондый бүленеш, билгеле, шартлы рәвештә генә. Эш килеп чыкса, «син эшлә дә, мин эшлим» дип торыш юк, кем өлгерә, шул тотына.
– Бу тармакларның һәркайсы якын миңа. Алар – керем чыганагы гына түгел, күңелем кушкан, яратып башкара торган эшләрем, – ди гаилә башлыгы Гафур Зарипов.
Төпчекләре Газиз аграр университетны кызыл дипломга тәмамлап, укуын магистратурада дәвам иттерә.
– Минем үземә барлык тармаклар арасында да умартачылык якын. Киләчәктә дә шушы һөнәрне дәвам иттерергә телим. Ә болай һәр эштә дә әтинең уң кулы, төп ярдәмчесе, – ди ул.
Гафур абыйның әти-әнисе яшәгән төп йортта Зариповлар нәселенең көнкүреш әйберләре, эш кораллары, фотолар саклана.
– Өлкәннәр исән чагында Ураза, Корбан бәйрәмнәрендә гел төп йортка җыела идек. Ирләр мәчеттән кайтуга, без, хатын-кызлар, шунда табын корып көтеп тора идек. Хәзер дә шул матур гадәтне дәвам иттерергә тырышабыз, – ди Оркыя ханым.
Тел
Зариповлар фикеренчә, туган телне буыннан-буынга тапшыру – Аллаһы Тәгаләнең әманәте.
– Тел дә, тәрбия дә, милләтеңне сөю, горурлык та – барысы да күңелгә салынган. Балаларыбыз авылда үскәч, тәрбияләнгәч, татар теле белән авырлык булмады. Ә менә шәһәрдә яшәүче туганнарның балалары, оныклары күбрәк русча аралаша. Мин инде, тәрбияче булуыма бәйле, аларга да бераз тәрбия сәгатьләре үткәреп алам. Аннан соң балалар, мине күрүгә, вата-җимерә, белгән-белмәгәннәрен искә төшереп, татарча аралашуга күчә, – дип елмая Оркыя ханым.
Нуриянең улы Кадыйр да матур итеп татарча сөйләшә. Быел ул Казанның бер мәктәбенә беренче сыйныфка барган.
– Күп тел белү файдага гына. Татар телен белү башка бик күп телләр өйрәнүгә юл ача. Миңа калса, татар телен белгән бала башка телләрне тиз һәм җайлы үзләштерә. «Безгә татар теле кирәк булмаячак», – дип әйтү ул – бик тар мәгънәдә фикерләү. Быел улыбыз мәктәпкә китте. Мин аны мөселман, әмма укыту тулысынча русча булган мәктәпкә бирдем. Миңа: «Балагыз татарча шулкадәр матур сөйләшә, русча укыту кызганыч хәтта. Татар гимназиясенә бирмисезме?» – дип тә әйтүчеләр булды. Тик минем Кадыйрның татарча белүе өчен күңелем тыныч, чөнки без өйдә бары тик татарча гына аралашачакбыз. Ә башка телләрне белү ул баланың фикерләү офыкларын киңәйтә, – дип саный Нурия.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!




Фикер өстәү
Фикерегез