Үзәк Банк ипотека бирү вакытын киметергә тәкъдим иткән

Россия Үзәк Банкы ипотека кредитларын бирү срогын 30 елдан арттырмаска тәкъдим иткән. Сәбәбе – соңгы елда мондый займнарның 10нан 20 процентка кадәр җитүе. Бу хакта “РБК” Үзәк Банк хәбәренә таянып яза.

Хәбәрдә билгеләп үтелгәнчә, банклар, ипотека буенча айлык түләү күләме кимесен өчен, кредит срогын арттыра. Ләкин 30 елдан күбрәк вакыт узганнан соң кешегә ипотека түләү күтәрә алмаслык йөккә әйләнергә мөмкин. Шуңа күрә ипотеканы күп дигәндә 30 елга гына бирергә кирәк, дигән фикергә килгән белгечләр.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре