Үзәк банк кертемнәрне «катыру» турында: «Мондый адым банк системасын җимерәчәк»

Үзәк банкта белдерелгәнчә, Россиядә яшәүчеләрнең кертемнәрен “катыру” идеясе – мәгънәсез, чөнки мондый гамәл банк системасы нигезләрен җимерәчәк.

“Мәгънәсез идея. Мондый адым, кешеләрнең, компанияләрнең үз акчалары белән эш итү хокукын бик тупас бозу белән беррәттән, илнең банк системасы нигезләрен һәм финанс тотрыклылыгын җимерүгә китерәчәк”, – дип билгеләп үтелгән банктан.

Үзәк банкта әйтүләренчә, банклар халыкның һәм компанияләрнең кертемнәре ярдәмендә генә кемнәргәдер кредит бирә ала.
“Кертемнәр “катырылса”, кешеләрнең һәм бизнесның үз акчасы белән эш итү мөмкинлеге чикләнсә, беркем дә акчасын банкта тотмаячак. Бу исә шундук банкларның икътисадны кредитлау мөмкинлеген юкка чыгарачак”, – дип искәртелгән Үзәк банктан. Теләсә кайсы базар икътисады өчен (ә аның төп өлеше банкларның кредит бирүеннән гыйбарәт) мондый адымны күз алдына да китереп булмый. Үзәк банк шулай ук кертемнәрне “катыру”ның төп ставканы арттыру урынына инфляциягә каршы көрәшү чарасы буларак файдаланылачагын да кире каккан.

“Үзәк банкның инфляцияне йөгәнләү механизмын тулысынча аңламау турында гына сөйли бу. Төп ставка ярдәмендә ул икътисадтагы ставкаларга, алар аша – ихтыяҗга, ахыр килеп – инфляциягә йогынты ясый. Ставка югары булганда, кешеләргә кертемнәреннән процент алу – отышлы, ә кредит алу – отышлы түгел, шуңа күрә алар вакытлыча кредит алуны, кыйммәтле әйберләр сатып алуны кичектереп тора, ә запас акчасын банк депозитларына, башка финанс инструментларына урнаштыра. Нәтиҗәдә, товарлар һәм хезмәтләргә ихтыяҗ кимеп, инфляция акрыная”, – дип аңлатып үтелгән Үзәк банктан.

Банк вәкилләре басым ясап әйткәнчә, кертемнәрне “катырган” очракта, халык банкларга ышанычын җуя. Шуннан, саклык акчаларын депозитларга урнаштыруны дәвам итү урынына, акчаны күчемсез милек яки кыйммәтле товарлар сатып алуга тота. Нәтиҗәдә, ихтыяҗ үсү сәбәпле, товарларның бәясе арта, төп ставка эшләүдән туктый һәм Үзәк банкның ихтыяҗга, шулай ук инфляциягә йогынтысы югала.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре