Үзәк банк төп ставканы 16 процент дәрәҗәсендә калдырды

Россия Банкы дүртенче тапкыр рәттән төп ставканы үзгәрешсез – еллык 16 процент дәрәҗәсендә калдырды. «РИА Новости» шул турыда яза.

  • Төп ставка — Үзәк Банк коммерция банкларына кредитлар биргәндә һәм алардан депозитларга акча кабул иткәндә кулланыла торган минималь процент. Аның зурлыгы инфляциягә тәэсир итә. Регулятор төп ставканы күтәрсә, икътисадта акча кыйммәтләнә – халык һәм бизнес өчен кредитлар һәм депозитлар буенча банк ставкалары арта. Кредитларны сарыф итүгә һәм алуга караганда, вкладлар ачу һәм саклау отышлырак була. Шуңа күрә товарларга һәм хезмәтләргә ихтыяҗ кими, бәяләр әкренрәк үсә башлый, инфляция акрыная.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре