Газетага язылу

Үзәк банк төп ставканы төшерде

Россия Банкы төп ставканы еллык 15 процентка кадәр төшерде. Регулятор директорлары 2026 елның 20 мартында күрсәткечне 50 базис пунктына киметү турында карар кабул итте, дип яза «Татар-информ» үзәк банк сайтына сылтама белән.

Төп ставка – ул Үзәк банк коммерция банкларын кредитлый һәм алардан депозитларга акча кабул итә торган минималь процент. Аның арттыру инфляцияне тоткарлый: кредитлар кыйммәтләнә, кертемнәргә карата кызыксыну арта, кулланучылар ихтыяҗы кими, ә бәяләр үсеше акрыная. Ставканы киметү, киресенчә, кредитларны арзанайта, куллану һәм инвестицияләрне стимуллаштыра.

2025 елның уртасыннан бирле регулятор ставканы акрынлап киметә. Июньдә күрсәткечләре өч елга беренче тапкыр - 20, июльдә – 18, сентябрьдә – 17, октябрьдә – 16,5, декабрьдә – 16%, 2026 елның февралендә 15,5 процентка кадәр кимеде.

Моңа кадәр ставка 2022 елның сентябрендә кимегән иде -ул вакытта ул 7,5% тәшкил итте. Аннары 2023 елның уртасында Үзәк банк инфляция тизәю һәм кредит бирү күләме арту аркасында аны күтәрә башлады.

2024 елның июлендә ставканы 18 процентка кадәр арттырдылар, сентябрьдә тагын бер процент пунктын өстәделәр, ә октябрьдә рекордлы 21 процентка кадәр күтәрделәр. Бу дәрәҗәдә ул җиде айдан артык торды.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре