Дәүләт Думасының Финанс базары комитеты рәисе Анатолий Аксаков фикеренчә, Үзәк Банк инде декабрьгә үк төп ставканы 15 процентка кадәр киметергә мөмкин. Әмма икътисадның сәгать кебек көйле эшләве өчен аны тагын да күбрәк – 7 процентка кадәр төшерергә кирәк. Бу хакта “Ведомости” яза.
Депутат әйтүенчә, нәкъ менә җиде процентлы ставка алтын урталыкны табу мөмкинлеге бирәчәк: икътисадка үсү өчен этәргеч барлыкка киләчәк, шул ук вакытта инфляция дә “йөгәннән” ычкынмаячак. Мондый шартларда кешеләргә дә, бизнеска да кредит алу отышлыга әйләнәчәк һәм аларны каплау мөмкинлекләре пәйда булачак.
“Инде киләсе елда ук шулай буласына өметләнәбез”, – дип аңлатып үткән Аксаков, 7 процентлы төп ставкага ирешүне күздә тотып.
Исегезгә төшерәбез: Үзәк Банк соңгы ике елда беренче тапкыр төп ставканы июнь аенда киметеп, 21дән 20 процентка калдырды. Бу хәл Россия икътисадының акрынлап кына “”савыга” башлавы белән аңлатылды. Әмма Банкның кырыс сәясәте озак сакланачак әле: ул 2026 елда гына 4 процентлы инфляциягә ирешүне күздә тота.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез