Татарстанда 14 сентябрьдәге сайлауларга әзерләнгән һәр сайлау бюллетененең берничә саклау дәрәҗәсе бар - уникаль саклау челтәре, сайлау комиссиясе участогы әгъзалары имзалары һәм мөһер. Бу хакта бүген «Идел-Пресс» нәшриятында журналистларга ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Наталья Рыбакова.
«Барлык саклау дәрәҗәләре каралган - тангир челтәренең уникаль бизәге, бюллетеньнәрнең яшел төсе, югары уң почмакта «тере» саклау – участок сайлау комиссиясе мөһере һәм участок сайлау комиссиясенең хәлиткеч тавыш хокукына ия әгъзаларының ике имзасы салыначак», - дип аңлатты ул.
Бюллетеньнәрне китерүне махсус элемтә идарәсе оештырачак: башта территория комиссияләренә, аннары участок комиссияләренә. Татарстан Рәисен сайлаулар 14 сентябрьдә, Бердәм тавыш бирү көнендә, узачак. Сайлау участоклары 7.00-20.00 сәгатьләрдә эшләячәк.
Татарстанда Бердәм тавыш бирү көнендә, 14 сентябрьдә, ТР Рәисен, 7,5 меңнән артык муниципаль депутатны сайлаулар һәм 18нче Мәләкәс бер мандатлы сайлау округы буенча ТР Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлаулар узачак.
Республика Үзәк сайлау комиссиясе Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановны («Бердәм Россия»), Руслан Йосыповны (ЛДПР), Виталий Смирновны (Россия пенсионерларының «Социаль гаделлек өчен» партиясе) һәм Хафиз Миргалимовны (КПРФ) сайлауларда кандидат итеп теркәде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез