Газетага язылу

Үзәк сайлау комиссиясе сайлау үткәргәндә видеокамералар куллану тәртибен раслады

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе 18, 19 һәм 20 сентябрьдә сайлау үткәргәндә видеокамералар куллану тәртибен раслаган.

Быел сайлау участокларының 98 процентында камералар булдырылачак. Ясалма “күзләр”, вакытлыча сайлау участокларыннан (хастаханәләрдә, санаторий, СИЗОда оештырылган) тыш, барлык дәрәҗәдәге – территориаль һәм участок сайлау комиссияләрендә эшләячәк. Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев басым ясап әйткәнчә, видеокүзәтү, сайлаудагы күзәтүчеләр кебек, тавыш бирүнең ачыклыгын тәэмин итә. Бу исә халыкның сайлау системасына ышанычын көчәйтә.

Тавыш бирүне оештыру, бюллетеньнәрне сейф-пакетларга урнаштыру, сайлаудан соң төнге сәгатьләрдә сейфларны саклау, шулай ук тавышларны исәпләү, йомгаклау беркетмәләрен төзү  – барысы да камерага эләгәчәк. Сүз уңаеннан, Татарстанда барлыгы 2743 сайлау участогын ачу күздә тотыла. Тавыш бирү иртәнге сигездән кичке сигезгә кадәр уздырылачак.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

«Единая Россия»; «Молодая гвардия»; «МГЕР»; «Народная программа»; «Халык программасы», «Бердәм Россия», «Яшь гвардия»

Көн хәбәре