Үзбәкстан Президенты киңәшчесе Татарстан сәнәгате күргәзмәсе белән танышты

Үзбәкстан Республикасы Президенты киңәшчесе Илһом Шокиров бүген ДәүләтСоветында урнашкан Татарстан предприятиеләре һәм оешмаларыпродукциясенең фәнни-сәнәгать күргәзмәсендәбулды. Аны Татарстан Республикасы РәисенеңТышкы элемтәләр буенча ярдәмчесе ГазинурБакиров, Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе башлыгы ҖәүдәтСалихов, республиканың кайберминистрлыклары һәм ведомстволары вәкилләреозатып йөрде.

Үзбәкстаннан килгән кунакка Татарстанның икътисадый, сәнәгать, инновацион һәм технологик потенциалын тәкъдим итеп, Дәүләт Советы депутаты, «Татарстан Республикасы сәнәгатен үстерү фонды» җәмгыяте генераль директоры Марат Бохараев республикада җитештерелгән техника белән таныштырды. Аның сүзләренә караганда, барлык тәкъдим ителгән техника экспортка исәпләнгән, һәм республикада җитештерелгән машиналар, вертолетлар һәм суднолар, авыл хуҗалыгы техникасының бәясе чит илнеке белән чагыштырганда күпкә кимрәк. Ачык һавадагы күргәзмәдә Татарстанның 13 предприятиесе, шул исәптән КАМАЗ, Яшел Үзән суднолар төзү заводы, РариТЭК, РИАТ, АлАЗ, Казаньсельмаш, Аурус, Соллерс, Казан вертолет заводы, МТЗ-ТАТАРСТАН һәм башка компанияләр экспозицияләре тәкъдим ителгән.

Илһом Шокировка шулай ук «Алабуга» махсус икътисади зонасында җитештерелә торган Аурус премиаль автомобильләре сериясен күрсәттеләр. Үзбәкстан Президенты киңәшчесе, салонны карап, Аурус автомобиленеңуңайлылыгын югары бәяләде. "Җитәкчеләргә эш өчен бик яхшы», - диде ул. Парламент бинасында Үзбәкстан Президенты киңәшчесеТатшина, Татлифт, ICL, Таткабель, Казанькомпрессормаш, Эйдос һәм башка компанияләр продукциясен карады, шулай укреспубликаның мәдәни традицияләре беләнтанышты. Татар милли ашларыннан авыз итеп бәя бирергә өлгердегезме дигән сорауга Илһом Шокиров зур балеш ошады, дип җавап бирде.

Журналистлар белән әңгәмә вакытындаҮзбәкстан Президенты соңгы еллардаТатарстан яхшы якка үзгәрде һәм аңа Казандабулу күңеленә хуш килүен билгеләп үтте. «Татарстанда эшләнгән» күргәзмәсен карап чыкканнан соң Илһом Шокиров соклануыняшермәде. «Монда коммуналь техникадан алып вертолетларга кадәр күрсәтелгән, халык хуҗалыгы ихтыяҗлары өчен кирәкле техника тәкъдим ителгән». Илхом Шокиров Казанга эш сәфәре белән, БРИКС дәүләтләре башлыкларының уналтынчы саммитычараларында катнашу өчен килгән. Журналистларның булачак чараның әһәмияте турындагы соравына җавап биреп, Илһом Шокиров «БРИКС дәүләтләрне берләштерә» дип ассызыклады һәм аны уздыруда республика җитәкчелегенә уңышлар теләде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре