Үзебездә җитештерелгән даруга ышаныч бармы?

Бер ел эчендә Россиядә җитештерелгән дару күләме 7 процентка арткан. Бүген даруханә киштәләрендә тәкъдим ителгән препаратларның өчтән ике өлеше үзебездә җитештерелә. Илнең Сәламәтлек саклау министрлыгында шулай дип белдерәләр. Әмма үзебездә чыгарылган дару күләме артса да, аларның файдасына ышанмаучылар да җитәрлек. Ә белгечләр фикеренчә, хикмәт даруда гына түгел.

Дарулар һәм аларның аналогларына бәйле ыгы-зыгы Россиягә каршы чикләүләр кертелгәч башланды. Чит илдән күп кенә дарулар кайтарылмый башлагач, күпләр, даруханәләрдән кырып-себереп, үзенә кирәкле препаратларны җыярга тотынды. Нәтиҗәдә күп кенә даруларга кытлык пәйда булды. Фармацевтлар сатуда булмаган чит ил препаратлары урынына үзебездә җитештерелгәннәрен тәкъдим итсә дә, халык дженерикларга (даруларның аналоглары. – Ред.) күчәргә ашыкмады. Бу хәлләр башланганга өч-дүрт еллап вакыт узса да, вазгыять әллә ни үзгәрмәде: халык әле дә булса даруларның үзебездә җитештерелгән аналогларына ышанып бетми. Һәрхәлдә, «ВТ» хәбәрчесе, башкаладагы берничә даруханәгә сугылганнан соң, шундый нәтиҗәгә килде.

Без яшәгән йорт янындагы даруханәдә провизор булып эшләүче Регина Хәбибуллина сүзләренә караганда, кайберәүләр хәтта дженерикларны бушлай бирсәләр дә алырга теләми икән.

– Халык дженерикларга әле дә булса җитди карамый. Хәтта ташламалы дару алырга килгән кешегә бездә булмаган препарат урынына башкасын тәкъдим итсәң, шундук баш тарта. «Бушлай булмаса, үземә кирәкле даруны сатып алам, әмма аналог дару эчмим», – ди. Болай фикер йөртүчеләр көн дә очрый, – ди Регина.

Казанның Вахитов районындагы даруханәдә дә шундый фикер ишетергә туры килде. «Үзенә кирәклесе кайтканчы, сабыр итүне өстенрәк күрәләр», – диде безгә биредә эшләүче фармацевт Алсу Сабирова.

Илкүләм халык фикерен өйрәнү үзәге белгечләре уздырган соңгы сораштыру нәтиҗәләре шул хакта сөйли. Анда катнашкан респондентларның өчтән бере (27%) үзебездә җитештерелгән даруларны җиңелчә авырулар вакытында гына эчүен, җитдирәк чир ачыкланганда, кирәкле даруны чит илдән кайтарту юлларын эзләвен әйткән. Сораштыруда катнашучыларның тагын 18 проценты үзебездә җитештергән дарулар белән чит илдә чыгарылганы арасында бернинди аерма да сизмәвен белдергән.

Яшермим: узган ел үземә дә аналог даруларның әллә ни файдасы булмауга инанырга туры килде. Парацетамол эчкәч, 1,5–2 сәгать вакыт үтсә дә, температура төшмичә тилмерткән иде. Кабына игътибар итеп карагач, аның аналог дару икәнлеген аңладым. Күптән түгел бер танышым да ике ай буе эчкән даруның файдасы булмаудан зарланган иде. Табибка баргач, анализ нәтиҗәләренең үзгәрешсез калуы, даруының бернинди файдасы булмаганлыгы ачыкланган. Табиб исә: «Бу даруның үзебездә җитештерелгәнен түгел, чит илдән кайтарылганын эчәсе булган, шуңа файдасы тимәгән», – дигән.

Ни өчен үзебездә җитештерелгән даруларның күп очракта файдасы тими соң? Табиб-эндокринолог Динара Таюпова сүзләренә караганда, аналог даруның организмга файдасы тимәү ул препарат начар дигән сүз түгел әле.

– Даруларны һәм аларның аналогларын составындагы төп матдә берләштерә. Әмма аларга кушылган ярдәмче матдәләр төрле булырга һәм организм аларны кабул итмәскә, яки моңарчы эчеп ияләнгән матдәне таләп итәргә мөмкин. Кайбер аналогларның шифасы тимәү әнә шуңа бәйле. Аннары дару бер үк диагнозлы ике кешенең берсенә килешергә, икенчесенә, киресенчә, бер файдасы да булмаска мөмкин. Организм даруга ияләшә дә ала. Андый чакта кешегә башка төрлесен язабыз, – ди ул.

Рәсми мәгълүматларга караганда, бүген бер даруга үзебездә җитештерелгән ун аналог туры килә. Авыртуны баса торган препаратларның, антибиотикларның 30–50 ләп исемдәге алмашы бар. Кагыйдә буларак, теге яки бу даруның аналогы ул халыкара мәйданда барлыкка килгәннән соң биш ел чамасы вакыт узгач кына пәйда була. Закон шулай куша. Димәк, якын киләчәктә без кулланган күп кенә даруларга алмаш булганы тагын да артачак. Белгечләр, үзебездә җитештерелгән дарулар саны арту белән беррәттән аларга ышаныч та артыр, дип өметләнә.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш терапевты, Республика клиник хастаханәсенең терапия клиникасы башлыгы Диана Габделганиева сүзләренә караганда, безнең илдә теркәлгән барлык дарулар: чит илдән кертелгәне дә, үзебездә җитештерелгәне дә җитди тикшерү уза.

– Иң беренче чиратта, аларның нәтиҗәлелек, куркынычсызлык стандартларына ни дәрәҗәдә туры килүе ачыклана. Ул клиник тикшеренүләр ярдәмендә раслана. Үзебездә җитештерелгән даруларның арта баруы сөендерә. Әйтик, йөрәк авыруларын, пневмонияне дәвалаганда кулланыла торган үзебезнең дарулар арасында сайлау мөмкинлеге аеруча күбәйде, – ди ул. – Озак вакыт дәвамында кулланганда, кайбер препаратлар үзенең нәтиҗәлелеген югалтырга сәләтле. Шуңа күрә элегрәк тиз арада файдасы тигән даруның көннәрдән бер көнне бер файдасы да тимәскә мөмкин. Үзебездә җитештерелгәнме ул, чит илдән кертелгәнме, мөһим түгел. Теләсә кайсы дару белән шундый хәл килеп чыгарга мөмкин.

Татарстанның атказанган табибы, педиатр Гөлназ Азизова да шул фикердә. Россиядә җитештерелгән барлык дарулар, шулай ук антибиотиклар да чит илдән кайтарылган препаратлар кебек үк нәтиҗәле дип саный ул.

– Әйтик, балалар авырганда элегрәк еш кулланылган нурофенны хәзер ибупрофен алыштырды. Ул да нәкъ шулай ук тәэсир итә: баланың тиз арада температурасы төшә, сызлаулары басыла. Теләсә кайсы табиб хәзерге вакытта даруханәдә нинди дару бар, ниндие юк икәнлекне яхшы белә. Әгәр ул теге яки бу препаратның аналогын язып бирә икән, курыкмыйча алырга, кулланырга кирәк, – ди табиб.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре