Газетага язылу

Үзебездә җитештерелгән стратегик әһәмиятле дарулар исемлеге булдырылачак

Илебездә стратегик әһәмиятле дарулар исемлеге булдырылачак.

Премьер-министр Михаил Мишустин исемлекне төзү кагыйдәләрен һәм таләпләрен раслаган. Аның әйтүенчә,  фармацевтика сәнәгатенең чит илләргә бәйлелеген киметү һәм, гомумән, халыкның иминлеген, сәламәтлеген яхшыртуга ярдәм итәчәк бу.

Исемлеккә кертелгән дарулар тулысынча Россиядә җитештереләчәк. Аңа иң мөһим дарулар, вакциналар, кан препаратлары, кан алыштыргычлар, инфузион эремәләр, авыртуны баса торган наркотиклар, аеруча хәтәр инфекцияләрдән, социаль әһәмиятле авырулардан, йогышлы чирләрдән дарулар эләгәчәк. Алар дәүләт ихтыяҗына сатып алуда өстенлекләргә ия булачак.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре