«Үзегез бала да таба алмадыгыз, үлгәндә калдыгыз, операция ясатмаган булсак, үлә идегез..."

Бер көнне бакчага чыксам, әллә нинди шөбһәле тавыш белән сыерчык кычкыра. Тын да алмый. Тавышына чыдый торган түгел. Минем яндагы биек алмагач өстеннән килә тавышы.

– Нәрсә булды, ник шулай иртә таңнан күңелгә шом саласың? Тирә-якта очып йөргән ерткыч кошлар да, бакчада песиләр дә күренми бит, – дим. Ә ул кычкыруын белә. Әйбәтләбрәк карасам, бер мәчебез инде агач башына менеп җиткән, куе яфраклар арасыннан миңа күренмәгән генә икән. Чакыра торгач (башка чакта исемләп эндәшүгә, йөгереп килә торган мәче дә табыш исен сизде, миңа борылып та карамый), әйбер атып, агач кәүсәсенә сугып, дулый-кычкырына торгач, төште тагын. Бакчадан ук сөреп чыгардым үзен. Сыерчык та тынычланды. Минем тавышны ишетеп, күршебез Рәшит абый эндәшә: «Нишлисең? Нәрсә булды?» Хәлне аңлатып биргәч, ул да: «Әйтәм, безнең сыерчык та шундый тавыш белән кычкыра...» – дип куйды. Аларда да мәче бар. Ә бу көннәрдә сыерчыклар, чыпчыклар бала очыра. Алар өчен мәчеләрнең иң дошман чагы бу.

Ел да кабатланса да, быел гына игътибар иттем: кошларның бала очырган чагы укучыларның «Соңгы кыңгырау» бәйрәме, чыгарылыш имтиханнары белән бергә туры килә икән. Символик туры килү булса да, нигәдер мәгънәви бәйләнеш тә бар кебек тоелды алар арасында. Бәйли, уйлый белгән кешегә.

Бакчада ул көнне мәчеләр чираттан шул алмагачка һөҗүм итте (ул сыерчык оясыннан ерак түгел), мин аларны күргән саен, барлык сүз байлыгымны кушып, куа-орыша тордым. Тамаклары ачлыктан да түгел кыланмышлары. Инстинкт! Ул көнне сыерчык белән без җиңдек. Ә икенче көнне...

Икенче көнне инде лапас түбәсендә бер чыпчык өзгәләнә иде. Анысының тавышы тагын да үзәкне өзә торган, ачы, сагышлы... Сәбәбе тиз ачыкланды. Ишек алды уртасында мәчебез чәнти бармак зурлыгындагы чыпчык баласы белән мәш килә... Исән түгел иде инде. Әни кош күреп әрнемәсен дип, аны тиз генә яшердем. Тик ул гына кичкә кадәр утырган урыныннан кыл да кыймылдамыйча, шул эссе түбәдә, кояш астында сагышлануын дәвам иттерде. 0,1 граммлы чыпчык йөрәгендәге (аларның йөрәге уртача шундый авырлыкта була икән) хәсрәт шулкадәр олы иде: урамга чыккан саен йөрәгем әрнеп керде. Мәчеләрне дә: «Үзегез бала да таба алмадыгыз, үлгәндә калдыгыз, операция ясатмаган булсак, үлә идегез... Ул мескен, күпмеләр тилмереп утырып чыгарган, үстергән...» – дип сүктем, чәпәләдем, кудым. Миннән андый кырыслык күрмәгән мәчеләр дә аптырады, ул көнне кичсез кайтмадылар да. Тик аңа карап, әнкә чыпчыкның хәсрәте кимемәгәндер.

Ана йөрәкләренең берсенә дә бала хәсрәте кичереп сагышланырга, чарасызлыктан бәргәләнергә язмасын...

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре