Үзеңне бәхетле итеп тою өчен айлык керемнең күпме булырга тиешлеген ачыклаганнар

Үзеңне бәхетле итеп тою, тормыштан канәгать булу өчен айлык керемнең 227 мең чамасы тәшкил итүе кирәк. ВЦИОМ уздырган тикшеренү нәтиҗәләре шундый.

Бәхет – акчада түгел, дигән гыйбарәгә карамастан, сораштыруда катнашучылар үзләренә бер айга күпме акча кирәген (226 921 сум) бик җиңел әйтеп биргән. Уртача хезмәт хакыннан 2,5 тапкырга зуррак күрсәткеч бу. Әйтергә кирәк, соңгы 8 елда кешеләребезнең “аппетиты” 2 тапкыр үскән. 2017 елда бәхетле булу өчен аена уртача 109 мең сум да җиткән.

Ике гасыр чигендә (1982-2000 елларда) туучылар һәм зур шәһәрләрдә яшәүчеләрнең әйбәт керемгә ихтыяҗы зуррак булып чыккан. Алар аена 300-470 мең һәм 700 мең сум эшләп алырга тели. Өлкән буынга (1967 елга кадәр туганнарга) аена 58-128 мең сум, ә авыл җирендә яшәүчеләргә – 116 мең сум да җитә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре