Узган атнада Татарстанда янгында – 3 кеше, суга батып 7 кеше үлде.
4-10 августта Татарстанда 61 янгын сүндерелде. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының республика буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Янгын аркасында өч кеше һәлак булган, тугыз кеше зыян күргән. Җиде кешене янгын сакчылары хезмәткәрләре коткара алган.
Республиканың сулыкларында җиде аяныч вакыйга теркәлгән. Җиде кеше һәлак булган, ике кеше имгәнгән. Тагын ике кешенең тормышын саклап калганнар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез