Газетага язылу

Узган ел Казанда мотоцикллар катнашындагы юл һәлакәтләре ике тапкыр арткан

2023 елда Казанда мотоцикллар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләренең саны ике мәртәбә арткан. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсенең Дәүләт автоинспекциясе бүлеге башлыгы Эльнар Садриев “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында хәбәр итте.

Аның сүзләренә караганда, бу, беренче чиратта, мотоцикл йөртүчеләрнең тизлекне арттыруы белән бәйле. “Икенче сәбәп Казан юлларында мотоциклларның саны арту белән бәйле”, – диде ул.

2023 елда Казанда мотоцикллар катнашындагы 63 юл-транспорт һәлакәте булган, шуларның 18ендә мотоцикл йөртүчеләр гаепле. Нәтиҗәдә, 4 кеше һәлак булган, 69 кеше зыян күргән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре