Газетага язылу

Узган ел мошенниклар татарстанлыларның 5,6 миллиард сум акчаларын үзләштергәннәр

Узган ел мошенниклар Татарстан халкыннан 5 млрд 644 млн сум акча урлаган.

Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы Җинаятьчеләрне эзләү идарәсе мошенниклык очракларын ачу бүлегенең аеруча мөһим эшләр буенча оперуполномоченные Рәдис Йосыпов хәбәр иткән.

«Узган ел эчендә аферистлар республикада яшәүчеләрнең 5 млрд 644 млн сум акчаларын үзләштергән. Бер ел элек, 2024 елда, бу сан 15 миллионга күбрәк булган һәм 5 млрд 659 млн сум тәшкил иткән», – дигән ул.

Моннан тыш, Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2025 елда мошенниклар республиканың 131 балигъ булмаган кешесен алдаган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре