Узган елда югалган 17 яшьлек үсмернең мәетен тапканнар

Егет 2024 елның ноябрендә югалган.

Башкортстанда 17 яшьлек үсмернең мәетен тапканнар. Аны 4 айдан артыграк эзләгәннәр, Үсмернең билгеләре “БашРегионСпас” эзләү отряды аккаунтларына урнаштырылган булган, дип яза “KazanFirst”.

Егетнең 21 ноябрьдә югалуы мәгълүм. Ул өеннән чыгып киткән дә юк булган. Аны хокук саклау органнары хезмәткәрләре, волонтерлар һәм якыннары эзләгән. Ләкин таба алмаганнар. Бүген исә эзләү отряды аккаунтларында үсмернең мәете табылу турында кайгылы хәбәр пәйда булган. Аның үлеме сәбәпләре ачыклана.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре