Газетага язылу

Узган елда Татарстанда һәр эшсезгә 12-13 вакансия туры килгән

Былтыр Татарстанның хезмәт базарында төрле айларда вакансияләр саны 35 тән 40 меңгә кадәр тәшкил иткән.

Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова шул хакта белдергән.

“Теркәлгән һәр эшсез кешегә чама белән 12-13 вакансия туры килде.  Кешенең эшләү нияте, теләге бар икән, без һәрвакыт аңа булышырга, яңа һөнәр үзләштерүгә ярдәм итәргә әзербез”. – дип билгеләп үткән ул. Гомумән, хезмәт базарында мәшгульлек – югары дәрәҗәдә. Төбәктә эшкә сәләтле халыкның 62 проценты эш белән тәэмин ителгән.

“2022 елдан республика икътисадына моңа кадәр җәлеп ителмәгән 62 мең чамасы кешене өстәмә рәвештә кертә алдык. Бик җитди, югары күрсәткеч бу”, – дигән ул министрлыкның йомгаклау коллегиясе утырышында.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре