Газетага язылу

Татарстан күгеннән ике пилотсыз очкыч бәреп төшерелде

Һава һөҗүменнән саклану көчләре кичә – 10 февраль 23.00 сәгатьтән бүген – 10 февраль 07.00 сәгатькәчә Россия төбәкләре күгеннән 108 пилотсыз очкычны бәреп төшергән.

Ике дрон Татарстан өстендә юк ителгән. Бу хакта Оборона министрлыгы хәбәр итте. Иллеләп дрон – Волгоград өлкәсе, 29ы – Ростов өлкәсенең һава киңлекләреннән бәреп төшерелгән. Мондый аппаратлар шулай ук Саратов (7) Әстерхан (3), Брянск (2), Белгород (1), Воронеж (1), Курск (1), Тула (1) өлкәләрендә юк ителгән.

Кырым һәм Төньяк Осетиядә – берәр БПЛА юкка чыгарылган. Кара диңгез һәм Азов диңгезенә 8 аппарат килеп төшкән. Татарстанда 03.09 сәгатьтән пилотсыз очкыч куркынычы режимы гамәлдә булып килә. Росавиация Казан һәм Түбән Кама өстеннән очышларны вакытлыча тыйды. Татарстан башкаласында ике тапкыр БПЛА һөҗүме куркынычы игълан ителде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мобилизация , мобилизованные , "специальная военная операция" , "герой ро

Көн хәбәре