«Үзләре киенергә өйрәнсен»: Гөлназ Асаева яңа образын тәнкыйтьләүчеләргә җавап биргән

Башкортстанның атказанган артисты, популяр татар җырчысы Гөлназ Асаеваның социаль челтәрләрдә кайбер хатын-кызларның кыланмышына ачуы чыккан. Аның әйтүенчә, начар комментарийларның күпчелеген нәкъ менә хатын-кызлар яза.
– Сәхифәмдә «Томан» дигән башкорт халык җыры башкаруым сурәтләнгән рилс бар. Бу постка бик күп хейт язганнар. Хатын-кызлар, «нинди күлмәк соң бу?», «коточкыч бит бу», «нинди фараон бу» кебек комментарийлар язып калдырган. Ничек киенәләр икән соң болар үзләре, дип кызыксынып, сәхифәләренә керәсе иттем. Ә анда... әйтеп бетергесез! Мине өйрәткәнче, башта үзләре киенергә өйрәнсеннәр. Коточкыч анда... Заман чире бу: кешеләр җыр тыңламый, бәлки сине карый, күлмәгеңне, образыңны карый. Сез җыр тыңларга өйрәнегез, концертта иң мөһиме – җыр», – дигән җырчы.

Гөлназ Асаева, күп кенә башка артистлар кебек үк, алдагы сезонга яңа киемнәрен күрсәткән. Гадәти булмаган күлмәген мактаучылар күп булган, ләкин арада гайрәт чигергеч комментарийлар язып калдыручылар да табылган, дип хәбәр итә «KazanFirst».

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре