Вадим Захаров: «Эшләп күрсәткән кешеләрне сайлыйк!»

Татарстанның халык артисты Вадим Захаров «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында бара торган «Мин яратам сине, Татарстан!» телемарафонында «Болгар» радиосы студиясеннән кушылды.

«Мин туган ягымны яратам. Татарстаныбыз, Казаныбыз белән чит төбәкләргә чыксак та, кая барсак та, горурланам. Татарстанга, Казанга, туган авылларга читтәге дусларны чакыру оят түгел. Мин шушы республикада яшәвем белән бәхетле», – диде Вадим Захаров һәм «Сезнең өчен генә яшим шушы Татарстанда» җырын башкарды.

«Сайлауга йөрүне һәркемнең бурычы дип саныйм. Киләчәк үзеңнән тора. Яраткан кешемнең әйткән сүзе бар: «Эшләп күрсәткән кешеләрне сайлыйк!» – дип мөрәҗәгать итте җырчы.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Голосование Миңнеханов рәис минниханов Раис сайлау2025 выборы2025 выборы единый день Рөстәм Миңнеханов сайлау

Көн хәбәре