Интернет киңлегендә Татарстанның Халык артисты Вадим Захаровның каралы-аклы фотосын куеп - кайгы уртаклашу турында хәбәрләр таралган. Вадим үзе моңа ачыклык кертте.
"Кичә мин социаль челтәрләрдә үзем дә бу язманы күрде. Шуны күреп дуслар-танышлар да шалтыратты. Ринат Рахматуллин да шалтыратып "Кайгыңны уртаклашам" ди. "Мин нәрсә булды соң дип сорыйм - хатының үлгән бит" ди... Менә бит - исән-сау", - дип янында утырган Ларисаны күрсәтә җырчы.
Ялган хәбәр кайдан чыкканы хәбәр ителми.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез