Гаилә агачы төбенә хөрмәт, аңлашу, сабырлыкны салсаң, җимеше татлы була. «ВТ» хәбәрчесе аралашкан гаиләләрнең һәркайсының телендә әнә шул сүзләр иде. Алар белән бергәләп якынлашып килүче бәйрәм уңаеннан гаилә кыйммәтләре турында фикерләштек.
Янымда син булсаң...
Сөмбел һәм Самат Зыятдиновларның гаиләсе төзелгәнгә нибары ярты ел гына әле. Балтачның «Ата-ана даны» ордены медале белән бүләкләнгән данлыклы Зыятдиновлар гаиләсенең улы һәм килене алар! Бер караганда, гаилә тормышы турында авыз тутырып сөйләрлек сүзләре дә, уртаклашыр тәҗрибәләре дә юк сыман. Әмма яшьләрнең тормышка һәм гаиләгә карашлары сокландырырлык.
– Без икебез дә Балтач районында туып-үстек. Мәктәп елларында актив иҗтимагый эшчәнлек алып барып, спорт ярышларында катнашып йөрдек. Шунда таныштык та, – ди гаилә учагын саклаучы Сөмбел. – Унынчы-унберенчедә без бер сыйныфта укыдык. Ә инде югары уку йортында укыган чакта аралар тагын да якынайды.
Исегездә булса, Мәскәүдә узган «Россия» күргәзмә-форумында Татарстанны нәкъ шушы яшьләр тәкъдим иткән иде. Милли туй күренешен алар бөтен илгә күрсәтте. Татарстан Рәисе Сөмбел белән Саматка Алтайга юллама да бүләк итте әле. Яшьләр сәяхәт итеп кайтырга өлгергән инде.
– Тормыш иптәшем Самат мине һәр эштә дәртләндереп тора, – ди ире турында Сөмбел. – Ул янымда булганда гына мин яңа үрләр яулый алырмын төсле. Самат янәшәмдә вакытта үземне иң бәхетле кеше итеп тоям һәм киләчәк тормышыбызны аңа ышанып тапшырам.
Гаилә бит ул – терәк, ышаныч, бер-береңне ишетә һәм юл куя белү дә. Һәм, әлбәттә, уртак максат-хыяллар!
Яшьләр икесе дә – күпбалалы гаиләләрдән. Зыятдиновлар милли традицияләргә, гореф-гадәтләргә бик сакчыл карый.
– Авылларда бүген дә традицияләр саклана. Без икебез дә – авыл балалары, барысын да үзебез күреп үстек. Гаиләбезнең башлангычы булып никах тору да шуны исбат итә дип уйлыйм, – диде Сөмбел.
«Шөкер итәм!»
«Данияр улым, шөкер, өйләнде... Менә монысы – Азатым, бүген кулына диплом алды! Монысы – Булатым... Ә менә бу – Маратым!» 51 яшьлек Гөлназ Шәяхмәтова әнә шулай балаларын барлый да барлый. Барысы да – малайлар! Алты баһадирга гомер биргән ана икән ул! 2009 елда «Ана даны» медале белән бүләкләгәннәр үзен.
Тумышы белән Ютазы районы Кәрәкәшле авылыннан әңгәмәдәшебез. Хәзерге вакыта Актаныш авылында гомер итә. 32 ел буе балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Үзе әйтмешли, бала-чагадан өзелеп торганы юк.
– Без гаиләдә өч кыз үстек. Гомумән, ишле без. Әтиләр дә 9 бала үскән, әниләр исә – 11 бала, – дип сөйләде Гөлназ ханым.
Елмаеп-көлеп кенә торган ханымның күңел сандыгы бер дә буш булып чыкмады әле. Сөйләшә торгач, сыңар канат булуын аңладык. Парлы картлык турында кем генә хыялланмый икән соң? Гөлназ ханымның бу хыялы тормышка ашмый калган...
– Ирем белән без Бөгелмәдә укыганда таныштык, бергә укыдык. Гомер буе шофер булып эшләде ул. 28 ел яшәп кала алдык... Баш мие шешүдән китеп барды, – дип сөйләде ул.
Хатын-кыз көчен сынаган чаклар моның белән генә чикләнми әле...
– 12 ел элек олы улым Инсаф үлде. Башкортстанның Бәләбәй шәһәрендә укый иде, студент чагы. 2 майда үтерделәр аны... Бу – минем гомерлек йөрәк ярам. Якты дөньядан үзем киткәнче шулай булачак. Әмма минем өчен балам исән. Көн дә аны искә алам, уйларымда аның белән сөйләшәм, – дип сөйләде ана. – Үткәнгә борылып карыйм да: «Йөрәк ничек чыдады икән?» – дим. Аллакаем бәндәләрен шулай көчле итеп яраткан инде. Бер-бер артлы киттеләр бит минекеләр: 2011 елда – әтием, 2012дә – Инсафым, 2015 елда – энем, 2018 елда – ирем. Алар арасында киткәннәр күпме... Әмма шөкер итәм. Миңа шундый тормыш, балалар бүләк итүе өчен Аллаһка мең шөкер. Бернәрсәне дә үзгәртмәс идем. Шатлыгы да, кыенлыклары да үземнеке.
Егетләр анасы булу бик почетлы, дип саный Гөлназ Шәяхмәтова.
– Икенче улым Маратка – 29 яшь, әле өйләнмәгән, Актанышта яши. Азат улыма – 20 яшь, дипломлы булды. «Агыйдел» җыр һәм бию ансамблендә биюче солист. Туганнан бирле сәхнәдә ул! Бию җене кагылган аңа. Булатка – 18, Камилгә – 17 яшь. Алары Чаллыда белем ала.
Кыз сөяргә насыйп булмаганга борчылмый Гөлназ ханым. Киләчәктә күпме килен оныклар белән шатландырачак бит әле үзен!
– Данияр улыма – 24 яшь, үз гаиләсе бар. Чаллыда яшиләр. Кызыбыз Лиана бар. Килен димим, чөнки чынлап та кызым кебек ул! Без барлык темага ачыктан-ачык сөйләшәбез, дустым ул минем. Улымны бәхетле иткәч, мин икеләтә бәхетле, димәк! Үз эшләре бар, – дип сөйләде әңгәмәдәшебез.
Гаилә ул – бәхет, әмма бик күп хезмәт, сабырлык һәм үзара хөрмәт сорый торган бәхет! Бу бәхетнең җимешләре бик тә татлы һәм кадерле була! – ди ана.
Үзең үрнәк
– «Күпбалалы әни булырсың» дигәнгә көлеп карамас идем, киресенчә, моннан 20 ел элек үземне гел 4 балалы ана итеп күз алдына китерә идем, – ди Казанда яшәүче Зөлфирә Җаппарова. – Киләчәктә балаларыбыз бер-берсенә якын, дус булып яшәсеннәр, тормышта терәк булсыннар, үзләрен ялгыз хис итмәсеннәр дигән хыял бар иде.
Зөлфирә һәм Булат Җаппаровларның гаилә стажы – 14 ел. Мәрьям, Бәхтияр, Зифа исемле өч бала үстерәләр. Зөлфирә ханым болай искә ала:
– 2010 елда гаилә кордык. Берничә мәдәни чарада, уртак танышыбызның туган көнендә һәм мәчеттә җомгадан соң очрашкач, болай гына бер үк сукмакларны таптап йөрмибездер, дип аралаша башладык. Булат – төгәл, җитез кеше. Бераз очрашып, аралашып йөргәч: «Миңа барысы да аңлашыла, вакыт сузып йөрмик, өйләнешик!» – диде. Фикерләребез, төп кыйммәтләребез туры килгәнне аңлагач, гаилә кордык.
Җаппаровлар балаларына иң элек милли тәрбия бирергә тырыша. Гаиләгә нигез, ныклы фундамент итеп карый алар. Тәрбия алымнары турында менә ни ди гаилә учагын саклаучы Зөлфирә:
– Аллаһтан балаларыбыз өчен хәерле тәрбия, иман, сәламәтлек сорыйбыз, шәхси үрнәк күрсәтәбез, әтиләренең авторитетын беренче урынга куябыз. Балаларны тыңларга, алар белән күп аралашырга, ышанычлы, ихлас мохит булдырырга тырышабыз. Бу – минем шәхси алымнарым да түгел, үзем күреп үскәнне аңлапмы, аңламыйчамы кабатлау гына.
САН
* 2024 ел башына Татарстанда 50,2 мең күпбалалы гаилә исәпләнә. Бу 2013 ел белән чагыштырганда 2 тапкыр күбрәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез