Бу хакта “ТАСС” яза.
Матвиенко әйтүенчә, җәмәгать транспорты, соңгы еллардагы уңай үзгәрешләргә карамастан, халыкны иң нык борчый торган мәсьәләләрнең берсе. Аның сүзләренә караганда, транспортны кайдадыр алыштыру гына проблеманы хәл итми, системалы якын килү кирәк.
“Минемчә, системалырак эшләргә кирәк. Автобусларга килгәндә, 5-6 автобусны гына алыштыру дөрес түгел, проблеманы системалы хәл итү сорала”, – дип басым ясап әйткән ул.
Федерация Советы Рәисе шулай ук транспорт компанияләренең, шул исәптән хосусый компанияләрнең җаваплылыгын арттыру зарурилыгын әйткән.
“Мин базар икътисады ягында, намуслы төстә хосусый компанияләргә эшләү өчен шартлар тудыру ягында. Тик шәһәрләрне иске автобуслардан кичекмәстән арындырырга кирәк. Халык белән шыгрым тулы иске автобусларга бик күп шикаятьләр килә”, – дигән парламентның югары палата рәисе.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез