Васил Шәйхразыев Барда районы үзәгендә Гаилә паркын ачуда катнашты

Бүген Пермь крае Барда районы үзәгендә Гаилә елы һәм XIV Бөтенроссия авыл Сабан туе кысасында Гаилә паркы ачылды.

Гаилә паркын ачылу тантанасында яшь пар өйләнеште - Кечекбаевлар гаиләсе туды.

Яшьләрне Пермь краеның Барда округы башлыгы Хәлил Алапанов котлады.

– Барда районында ял итү өчен тагын бер яхшы урын барлыкка килде. Әлеге паркны ачу өчен зур хезмәт куйган хөрмәтле мецентыбыз Андрей Кузяевка зур рәхмәт. Әлеге парк авылыбыз халкы өчен шатлык китерер, яраткан җиренә әверелер дип ышанам. Яшь парга мул тормыш, бәхет телим, - диде Хәлил Алапанов.

Яшь гаиләгә җылы теләкләрен Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев та җиткерде:

– Тагын бер татар гаиләсе дөньяга килде. Мондый парк барлыкка килгәч һәм анда шундук беренче пар язылышкач, бу зур горурлык һәм яхшы үрнәк. Ул традициягә әверелер дигән өметтә калам. Тормышыгыз матур булсын, – диде ул, яшьләрне котлап.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре