Вәсилә Фәттахованың гаиләсенә кайгы килгән

Җырчы Вәсилә Фәттахованың гаиләсенә кайгы килгән. Аның ире, танылган  продюсер Илгиз Абдракиповның  әтисе – Вәсиләнең кайнатасы вафат булган.

«Әтием… Минем әтием Абдракипов Фәнүз Гиндулла улы арабыздан китте (17.09.1957 – 19.09.2025). Безгә терәк булган, ярдәм күрсәткән һәр кешегә зур рәхмәт. Тыныч йокла, әти. Урының оҗмахта булсын. Авыр туфракларың җиңел булсын», – дип хәбәр итә Илгиз үзенең социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре