Газетага язылу

Васильево бистәсендә балага этләр һөҗүм иткән очрак буенча өч кеше хөкем ителәчәк

Узган елның ноябрь аенда Васильево бистәсендә булган фаҗигадән соң Татарстанда өч кеше суд каршында җавап бирәчәк.

«Татар-информ» хәбәр итүенчә, 2025 елның 28 ноябрендә Васильево бистәсендә сукбай этләр көтүе кыз балага һөҗүм итте. Алган җәрәхәтләрдән соң бала хастаханәдә үлде.

ТР прокуратурасында хәбәр итүләренчә, бер кеше битарафлыкта, тагын ике кеше иминлек таләпләренә җавап бирмәгән хезмәтләр күрсәтүдә гаепләнә. Гаепләүләр сукбай хайваннарны аулау бурычларын тиешенчә үтәмәү белән бәйле.

Җинаять эше судка җибәрелгән. Моннан тыш, прокуратура гаепләнүчеләрдән мораль компенсация түләттерү турында дәгъва юллаган.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре