Интернетка керүне бары тик EUDI Wallet (EU Digital Identity Wallet) кушымтасы аша гына рөхсәт итмәкчеләр. EUDI Wallet – шундый кушымта: анда шәхеснең барлык мәгълүматлары сакланачак.
Британия премьеры Стармер бер уңайдан «VPN»нарны да тыймакчы. Интернеттагы анонимлыкны бетерүне ул «челтәрдәге демократияне торгызу» дип атый.
Польша Президенты Кароль Навроцкий үз илен атом-төш державалары сафында күрергә тели. Атом бомбасына ия булу хыялын ул үз иленең хәрби конфликт чигендә үк урнашуына бәйли. Поляклар Россия тарафыннан потенциаль агрессия куркынычы яный дип саныйлар һәм башта үз җирләрендә АКШ атом-төш коралын урнаштыруны куәтләгәннәр иде. Трамп килеп, Россия–Америка мөнәсәбәтләре җылына, АКШ–Европа аркадашлыгы зәгыйфьләнә башлагач, үз бомбаларын булдыру теләге белән яна башладылар. Иң куркыныч күпләп юк итү коралының киң тарала башлавы халыкара мөнәсәбәтләрнең тагын да катлаулануына, киеренкелек үсүгә китерәчәк, билгеле.
Мюнхен конференциясендә Германия канцлеры Мерц та атом-төш зонтигы мәсьәләсен күтәреп чыкты. Немецлар халыкара килешү буенча үз илләрендә атом-төш коралы җитештерә алмыйлар. Шуңа француз бомбаларын файдалану ягын каералар.
Венгриядә исә сайлау алды киеренкелеге үсә. Кремль аркадашы буларак танылган Виктор Орбанның җәйгә ил лидеры булып калу ихтималлыгы кыл өстендә. Аның көндәше Петер Мадьяр партиясе «Тиса» язгы сайлауда Орбан партиясе «Фидес»ны җиңеп, ил дилбегәсен үз кулына алырга омтыла. «Тиса» рейтингы «Фидес»ныкыннан шактый югары. Мәсьәләнең безнең өчен кызыклы ягы шунда: Орбан Евросоюзның Россиягә каршы кабул иткән карарларына гел аяк чалырга тырышты. Украинаның Евросоюзга керүенә каршы булды. Киевны финанслауны һәрвакыт тәнкыйтьләде.
Россия газын һәм нефтен сатып алуны туктатмады. Европа лидерлары шул сәбәпле Орбанны сөймиләр, аның көпчәкләренә таяк тыгарга тырышалар. Германия канцлеры Фридрих Мерц Мюнхен конференциясендә, апрельдән соң Венгриядә Орбан дигән киртә бетәчәк, бу Украинаны Евросоюзга якынайтача, дип белдерде. Брюссельдән аермалы буларак, Вашингтон Орбанга ярдәм кулы суза. АКШның дәүләт Секретаре Рубио Мюнхен конференциясеннән туры Венгриягә юл тотты. Орбанның лидерлыгы АКШның милли мәнфәгатьләре өчен гаять мөһим булуын белдерде. Бу аркадашлык сайлауда Орбан партиясенә булышырмы, язын белербез.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез