Казанда яшәүче күпбалалы әни Энҗе Нармаева мәктәптә улы белән булган хәлләрне сөйләде. Сыйныфташлары тарафыннан мыскыллау, кыерсытуга дучар булган малайны, берни дә үзгәртә алмагач, башка мәктәпкә күчерергә туры килә. Кыерсытуның сәбәпләре нидә? Баладагы үзгәрешләрне ничек күреп алырга? Мәктәпне алыштыру гына проблеманы хәл итәме? Укытучы үзен ничек тотарга тиеш? Бу сорауларга җавап табу өчен, «Ватаным Татарстан» газетасы «түгәрәк өстәл» оештырды. Җавапны бергәләп эзлик.
«Түгәрәк өстәл» кунаклары:
Күпбалалы әни Энҗе НАРМАЕВА
Казанның «182 нче политехник лицее» директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Разих КАМАЛОВ
«Адымнар» мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нурисә ШӘВӘЛИЕВА
Блогер-журналист Альберт ШАКИРОВ
Гаилә психологы Гөлзар ВӘЛИЕВА
«Доверие» психология үзәге психологы Ильмира МУФТАХОВА
«Ватаным Татарстан» журналистлары: Динара ӘХМӘТ, Алсу ШАКИРОВА, Сәрия МИФТАХОВА, Гөлнар ГАЛИМОВА.
Разих Камалов:
– Энҗе ханым, күңелсез хәлләр килеп чыккач, сез мәктәпкә барып, укытучы, әти-әниләр белән күзгә-күз очраштыгызмы?
Энҗе Нармаева:
– Юк шул, телефон аша аралашу белән чикләндек. Очрашу тәкъдимнәре булмады, үзебез сорап йөрмәдек.

Разих Камалов:
– Зур хата булган бу. Телефоннан аралашуны төрле кеше төрлечә кабул итә бит. Сез бер төрле интонация белән язган мөрәҗәгатьне теге баланың әти-әнисе бөтенләй башка, бәлки агрессив тон белән укыр. Телефоннан сөйләшү судка кадәр алып барып җиткерергә мөмкин. Мәктәпне алыштыру да балага ярдәм итәме әле, юкмы. Аның фото-видеолары башка мәктәпкә бик тиз барып җитәргә, анда да бу мыскыллау дәвам итәргә мөмкин.
Балалар үзләренең көчен, башкаларга ясый алган йогынтысын сынап карый, икенче бер баланы җәберләп, үзенең көчен күрсәтә. Алар хәтта кадый торган әйберләр, пычак та алып килергә, камералар булмаган аулак урында берәрсенә төртеп тә карарга мөмкин. Әмма монда балалар гаепле түгел. Кешегә карата хөрмәт, мөнәсәбәтләр гаиләдә тәрбияләнә. Менә Энҗегә карап, тәртипле гаилә кебек тоела, балалары да тәрбияледер.
Әмма улларын барыбер кыерсытканнар. Ул баланы классташлары яңа мәктәптә дә тикшерәчәкләр әле. Бер сәбәп чыгуга, шундук күтәреп алачаклар. Хәтта башка шәһәргә күчеп китсә дә, аны бу вакыйгалар кабат куып тотарга мөмкин. Мондый хәлләр булганнан соң да ике ай тирәсе балаларны күзәтеп, укытучылар белән аралашып кына бу ситуацияне ерып чыгып була.
Ильмира Муфтахова:
– Еш кына шундый очраклар да була: башка коллективка күчкәч, бала үзе үк кыерсытучыга әйләнә. Шундый дуслар таба, теге мәктәптәге хәлләр өчен бу мәктәптә үч ала.
Разих Камалов:
– Бик мөмкин. Гадәттә һәр сыйныфта 5–6 төркем формалаша. Тәмәке тартучылар, китап укырга яратучылар, телефонда уен уйнаучылар, мәсәлән. Хәтта китап укырга яратучы төркем дә кыерсытуга күчәргә мөмкин. Алар өчен бу – бер эксперимент, көч сынашу, азарт. Төркемдә үзеңне кирәкле итеп тою өчен шулай эшлиләр. Бу хәлләрне, бу кәефләрне баладан «Хәлең ничек?» ише сораулар биреп кенә белеп булмый. Әти-әни, коллектив, администрация берләшергә тиеш.
Сәрия Мифтахова:
– Мәктәп гаепне әти-әни өстенә калдырырга тели сыман. Әмма бер генә әти-әни дә баласын, мәктәпкә барып, башка балаларны җәберләргә, кыерсытырга өйрәтеп җибәрми. Нигә нәкъ менә мәктәптә эшләнә бу кырын эшләр?

Разих Камалов:
– Чөнки монда әти-әни юк, ә укытучы бер генә. Әти-әнинең өйрәтеп җибәрүе кирәкми. Бала, мәктәпкә килеп, әти-әнинең үз-үзен тотышын кабатлый. Ул сөйләшүгә генә бәйле түгел. Үзегезне тотышыгыз һәрвакыт эз калдыра. Бала аны күрә, тоемлый, яшьтәшләренә күчерә.
Нурисә Шәвәлиева:
– Энҗе сөйләгәннәрдә мине бер әйбер сагайтты. Укытучы берни эшләмәде, дидегез. Алай булырга тиеш түгел. Быел 5 нче сыйныфта безгә өч яңа бала кушылды. Шуңа бәйле берничә вакыйга булды. Бер баланы укучылар төркемгә кертмәгәннәр, анда аның язмышын хәл итәргә тырышканнар, хәтта аны башка сыйныфка күчерүне дә тәкъдим иткәннәр, баланың йөрәгенә тиярлек сүз белән мыскыллаганнар. Юктан гына килеп чыккан очракка бәйле кушамат тагылган. Җәберләнгән бала үзе дә канал ачкан. Ул анда үзен кимсетүләрен сөйли, тагын бер шул сүзне әйтсәләр, үч аласын белдерә. Ә бу видео астына сыйныфның лидер балалары тагын берничә кат шул кушаматны тезгәннәр. Бала моны беркемгә сөйләмәгән, бүлешмәгән, төннәр буе елаган. Әнисе белгәннән соң да, үтәр әле дигән, миңа әйтмәделәр. Үзем белүгә үк, балалар белән дә, әти-әниләр белән дә эшли башладым.

Ильмира Муфтахова:
– Очрашкач, әти-әниләр уртак тел табып, мәсьәләне хәл итәр урынга, сезнең бала гаепле дип, ялкынга ут өсти башлыйлар, бер-берсен гаеплиләр. Тик бу чишелеш түгел.
Разих Камалов:
– Мәктәпкә әти-әни килсә, модератор – укытучы. Минем рөхсәттән башка балага сүз әйтергә дә тиеш түгелләр. Ике бала арасында гына булган проблема түгел бу, класска чыгарырга кирәк. Әти-әниләр белән көн саен баланың телефонын тикшерергә, скриннар ясарга сөйләшәбез. Аннары бу хакта балаларга да әйтәбез. «Бер генә сүз язсагыз да, сезнең йә менә бу баланың әти-әнисе скриншот ясаячак», – дип кисәтәм.
Алсу Шакирова:
– Минемчә, гаепне укытучыларга аудару дөрес түгел. Аның классында утызлап бала бит, бездә ике-өч бөртек. Безнең улыбызны да кыерсыту очрагы булды. Яхшы укый, спорт белән шөгыльләнә. Менә шул ягы ошамадымы, бәдрәфтә тәмәке тартырга үгетли башлаганнар. Әле бу – 5 нче сыйныф кына бит. Ул мыскыл итүләрдән качар өчен, шул тәмәке мохитенә кушылмас өчен, көн буе мәктәптә бәдрәфкә кермәс булган. Кайчан башлангандыр бу вакыйгалар, белмим, әмма яз көне башка мәктәпкә күчерүебезне сорый башлады. Шуннан соң гына төпченеп, аңлап, чыгу юлларын табарга тырыштык. Укытучыга да әйттем, ул да белде, әмма кыерсытулар дәвам итте. Улыбызның фотосын оятсыз әйберләр белән «бизәп», аерым төркемдә аннан көлеп йөри башлагач, бу ситуацияне хәл итеп булмаганны аңлагач, без дә, Энҗеләр гаиләсе кебек, мәктәптән китәргә уйладык. Әмма бу – чыгу юлымы? Яңа мәктәптә күчү проблеманы хәл итәме? Бала тагын шундый хәл белән очрашса, яңа вакыйга аны соңгы чиккә дә җиткерергә мөмкин бит. Әти-әни балада нинди үзгәрешләргә игътибар итәргә тиеш?

Гөлзар Вәлиева:
– Әни белән бала арасында бәйләнеш булса, ул аны күз карашыннан ук күреп ала. Баладагы үзгәрешләр үсеш чорына, гормональ үзгәрешләргә, мохит үзгәрүгә генә бәйле микән? Стресс кичерүнең сәбәбен ачыкларга кирәк. Укытучының сүзе үтсә дә, вакыты, игътибары җитмәскә мөмкин бит. Әти-әнигә бик күзәтүчән булырга кирәк мондый очракта. «Нәрсә булды?» – дип сорап түгел, «Әйдә, чәй эчик, урамда йөреп кайтыйк», – дип башлана торган формаль булмаган сөйләшү кирәк. Хәтта олы кеше дә беренче сораудан ук ачылып китми. Үсмер өчен бервакыт әни авторитет булудан туктый, моны да онытмагыз. Бу дөрес тә. Табигатьтән бирелгән сепарациянең, аерыла башлауның бер күрсәткече. Моңа үпкәләргә кирәкми.
Альберт Шакиров:
– Бүгенге мәгариф системасы безнең балалардан эмоциональ инвалидлар һәм томаналар ясый, дигән фикер туды. Укытучылар түгел, нәкъ менә мәгариф системасы. Баланы бүлеп, яшел, сары, кызыл зонага кертү, социаль челтәрләрне тикшерү... Формаль алымнар барысы да. Андый-мондый хәл булса, администрация шул папкаларны чыгарып, безнең яктан бар да тәртиптә, монда бала үзе йә әти-әнисе генә гаепле, диячәк. Укытучы өстенә генә сылтап калдыру дөрес тә, мөмкин дә түгел.
Мәктәпнең эше – укыту. Әти-әни, әби-бабай өчен, нәселең, ыруың өчен мәктәптәге завуч баш ватып утырырга тиеш түгел. Элек булмаганмы әллә ул? Булган! Безнең белән беркайчан да «Әйдә, тормыш турында сөйләшик әле, синең көнең ничек узды?» – дип утырмадылар. Тик әйткән сүзләр, җәберләү аркасында беркем дә түбәдән сикермәгән.
1700 баланың нәрсә уйлаганын мәктәп контрольдә тота алмый! Кызганыч, хәзер җәберләү мәктәптә туктап калмый, ул социаль челтәрләрдә дәвам итә, балага ияреп, өйгә кайта. Хәзер аның формасы башка төрле.
Ильмира Муфтахова:
– Бөтен проблема – телефонда!
Алсу Шакирова:
– Бөтен проблема – балалар белән сөйләшмәүдә!
Разих Камалов:
– Мәгариф системасы бу алымнарны кулланмаса, хөкүмәт бераз гына мәктәпне, әти-әниләрне селкетмәсә, нәрсә белән бетәр иде?

Альберт Шакиров:
– Ә болай берәр нәрсә үзгәрдеме соң? Бала бу юлны барыбер үтәргә тиеш. Сүгенеп, тәмәке тартып эләгергә тиеш. Атмосфера үзгәргәндер, галстуклар тагып йөриләрдер. Әмма кыерсытулар да булачак, атышулар да бетмәячәк. Барыбер начар статистика да бар. Кайсыдыр начар юлдан китәчәк...
Разих Камалов:
– Әйдәгез, алайса, кул селтибез дә: «Балалар, үзегезне үзегез тәрбияләгез, теләсә нишләгез», – дип утырыйк. Баланы җәмгыять, әйләнә-тирә формалаштыра. Хөкүмәт чаралар күрергә тиеш барыбер.
Альберт Шакиров:
– Минемчә, нәтиҗәсе якынча шул ук булачак... Формальлек берни хәл итми, асылы үзгәрми. Балалар «слабый» хәзер.
Разих Камалов:
– Килешәм. Әмма бу аларга кайдан килә? Үзебез өйрәттек. Аяк киеменең бавын да бәйли алмаган 6 нчы класс укучылары бар.
Алсу Шакирова:
– Элек әни белән, әби белән уртак эшләр эшләгәндә, күпме проблема хәл ителгән, никадәр сүзләр сөйләшенгән. Хезмәт тәрбиясе, ничә психологны алыштыра алырлык уртак эшләр җитми хәзер балаларга.
Гөлнар Галимова:
– Килешәм. Безнең балалар – 31 майда авылга кайтып китеп, 31 августта гына килүчеләрдән. Бөтен эшне дә белсеннәр, дип әйттек әби-бабаларына. Малайлар бабай белән тирес түгәләр, бакча ералар. Кызлар чүп утау, камыр кую эшләрен эшли. Чынлап та, хәзерге әниләр бакчадан ук баланың бөтен проблемаларын хәл итеп баралар. Балалар инде ул конфликтны онытып, дуслашырга да өлгерә, әниләр һаман да куерта...
Гөлзар Вәлиева:
– Күп проблема баланың ялгыз калуыннан килеп чыга. Авылда җылырак мохит анда. Ягымлы сүз әйтүче табыла. Берсе якламаса, икенчесе яклый. Шәһәрдә кешенең кешедә гаме юк. Проблема алай зур булмаска да мөмкин, ә бала өчен ул бармакка кергән шырпы кебек, эчтә калган саен үлекли, ялкынсынуга ук барып җитәргә мөмкин.
Дөресен генә әйткәндә, хәзер бала этлек тә эшли алмый бит. Нишләсә дә, камерага эләгергә мөмкин, кайдадыр эзе кала.
Гөлнар Галимова:
– Әти-әни бала каршында камил булырга тырышмасын ул. Әтисе улына үз яшь чагын, шуклыкларын, төрле вакыйгалар сөйли. Барыбер татып карарсың, әмма сиңа кирәкме, юкмы, шуны уйла. Спортчы буларак уйла, ди. Гафу итегез, әмма 1980 нче елларда туган буын күпкә тәртипсезрәк булгандыр кебек. Бу шуклыкларны төшереп йөрүче генә юк иде.
Альберт Шакиров:
– Олы кызыбызның мәктәптә дуслары белән уртак төркемнәре булган. Аннан чыгарып җибәргәннәр. Барасы килми, башка мәктәп эзлик, ди. «Нәрсә булды? Өченче класста хәл итмәслек нинди проблема бар?» – дип сорадым. Сеткалы колготки киеп барганын яратмаганнар, начар юлда йөрүче хатын-кыз исеме кулланганнар. Бала ул начар сүз өчен борчылмый, дуслары йөз чөергәнгә борчыла. «Менә алар – минем иң яхшы дус кызларым», – ди. «Минем бүген бердәнбер дустым бар – әниең. Бу дусларың китәчәк, кемдер әҗәткә акча алып югалачак, йөргән егетләр ташлаячак, ул булачак... Хәзер нәрсәгә кирәк алар сиңа? Андый дуслар кирәкме сиңа?» – дип аңлаттык. Өч минутлык сөйләшү җитте.
Разих Камалов:
– Әмма сез бүгенге тәҗрибәгездән чыгып сөйлисез. Бала башкача күрә моны. Бер сөйләшү белән генә үзгәртеп булмый. Балаларда чикләр юк. Без туктатмасак, ахыры аяныч булырга да мөмкин.
Үзегез белән чагыштырмагыз. Без кәнфит тә ашамадык, дип әйтү бөтенләй дөрес түгел. Җәмгыять башка хәзер.

Нурисә Шәвәлиева:
– Еш кына проблема кыерсытучы баланың үзендә була. Өйдә аны артык чикләргә кертәләр дә, мәктәптә ул шул чикләрне җимерергә тырыша. Проблема килеп чыкса, баланың әнисе килеп җитә. Теге бала белән сөйләшергә тели. Әмма аның кеше баласы белән сөйләшергә хакы юк. Менә шул вакытта мин кушылам. Сөйләшәм, җыелыш җыям, психологка мөрәҗәгать итәбез. Меңләгән этап узылды.
Альберт Шакиров:
– Менә бу дәрәҗәдә эшләү сыйныф җитәкчесенә кирәкме?
Нурисә Шәвәлиева:
– Туктатырга кирәк бит! Үзе хәл ителер, дип карап кына торып булмый. Сыйныфны берләштерергә тырыштык. Әти-әниләр мине авторитет итеп куйды, бер-берсен кимсетмәде, шуңа балалар да тыңлый. Ситуациягә бала күзлегеннән карарга тырыштык.
Альберт Шакиров:
– Проблема чыккан икән, бөтен сыйныф балаларын әти-әниләр белән бергә җыярга кирәк! Бер тапкыр җәберләгән кешене ПДНга җибәрсәләр, бик тиз тәртип урнашачак. Башкаларга сабак булыр. Кайвакыт куркыту да кирәк ул.
Нурисә Шәвәлиева:
– Энҗе ханым гаиләсе очрагына әйләнеп кайтсак, мәктәптә эшләү җитмәгән, сүз дә юк. Сез бала өчен иң яхшы юл сайлагансыздыр анысы. Хәзер яңа мәктәптә ничек кабул итүләреннән тора. Укытучы балага уңайлы мохит тудырса, ул адаптацияне җайлы узачак.
Разих Камалов:
– Уйлап карагыз хәзер, аңа ничек авыр! Балага бер җылы сүз кирәк. Аның сәләте бардыр бәлки. Шул ягын алып, баланы бөтенләй икенче яктан ачып күрсәтергә кирәк. Бу балага бик нык ярдәм булачак. Баланы кисәтегез: әгәр аның турында соцчелтәрләрдә берәр нәрсә язсалар, берәр нәрсә әйтсәләр, шундук сезгә, әтисенә, сыйныф җитәкчесенә әйтсен. Бала үзе генә калмасын! Эченә ябылса, хәлнең нәрсә белән бетәсен белмибез. Иң ихлас кешеләр бит алар. Ачкычын гына табарга кирәк.
Сан
Россия Югары икътисад мәктәбенең Белем бирү институты докладындагы мәгълүматларга караганда, илдәге һәр өченче мәктәп укучысы айга бер тапкыр булса да кыерсыту белән очраша. Тикшерүдә урта һәм югары сыйныфларда укучы 6,8 мең бала катнашкан. Балаларның 52,7 проценты бер тапкыр булса да кыерсытуның шаһиты булган. 43,4 проценты үзе кыерсытучы ролендә булып караган. Кибербуллинг, ягъни социаль челтәрләрдә, интернет киңлекләрендә җәберләү очраклары арта. Фото һәм видеоларны балалар ясалма фәһем ярдәмендә ясый, аларны чынбарлыктан аеру да кыен. Шунысы сискәндерә: сораштыруда катнашкан укытучыларның өчтән бере генә мәктәптәге кыерсытулар белән очрашкан. Димәк, шактый очрак укытучыга барып та җитми, бала проблема белән үзе генә кала дигән сүз.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез