«Ватаным Татарстан»нан иртәнге чәй»: яңа проект башланды!

“ВТ” яңа проект башлады. Ул “Ватаным Татарстан”нан иртәнге чәй» дип атала. Бүген аның беренчесе узды. Тәүгесенә журналистларны җыйдык.

«Ватаным Татарстан»нан иртәнге чәй»: яңа проект башланды!

“Ватаным Татарстан”га ниләр җитми, аны ничек итеп тагын да танытырга була? Очрашубыз газета белән генә чикләнмичә, татар матбугатын борчыган темаларга да барып тоташты. Иртәнге чәй кунаклары – “Татмедиа”ның PR-директоры Ләйсән Сафина,  “Матбугат ру” җитәкчесе Данил Сәфәров, “Татнет”ны үстерү фонды җитәкчесе Раил Гатауллин, телеведение алып баручысы Айваз Садыров, журналист Фагыйлә Шакирова  һәм “ВТ” хезмәткәрләре катнашты. Иртәнге аш - Альбина Фәсхиеваның “Милли ашлар” бинасында узды.

 Милли рухлы бина хуҗасы -  милләтебез өчен янып-көеп йөрүче, халыкка онытылып барган ризыкларыбызны дөньяга танытучы Альбина да - татар матбугатыннан ерак кеше түгел. Газета белән таныш булуын, татар матбугатын укуын әйтә.
“Ватаным Татарстан”ның баш редакторы Илназ Фазуллин мондый проектлар дәвамлы булсын иде, ди.

– Без матбугатны үстерүнең төрле юлларын эзләргә тиеш, – ди ул. –  Бүген без газета турында бик күп фикерләр ишеттек. Килгән кунаклар төрле тәкъдимнәр дә җиткерде. Алга таба да бергәләшеп, булган проблемаларын уртага салып, бер-береңне ишетеп, аңлап эшләргә кирәк дип саныйм. Без – милләткә хезмәт итү юлында.

 Килгән кунаклар газета турында күп кенә фикерләрен җиткерделәр. Ә без аларны теркәп куйдык. Мондый очрашулар киләчәктә дә дәвам итәчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре