Газетага язылу

«Ватсап»* белән «Телеграм»да чикләүләр кертелгәннән соң мошенниклар азрак акча урлый башлаган

Файдасы булган! «Ватсап»* белән «Телеграм» аша шалтыратулар чикләнгәннән соң республикада мошенниклар тарафыннан кылынган җинаятьләр дә, халыктан урланган акча күләме дә кимегән.

Күбебез шушы мессенджерлар аша элеккеге гадәт буенча хәбәрләшә алмыйча тилмергәндә, республиканың хокук сакчылары шулай дип хисап тотты. Һәрчак элемтәдә булу һәм курыкмыйча аралашу өчен «MAX»ка күчәргә киңәш итә алар.

Яшерен-батырын түгел: мошенникларның соңгы арада телдән төшмәгән әлеге яңа мессенджер аша да халыкны алдарга маташуы турында хәбәрләр йөрде. Хокук сакчылары үзләре дә яшерми: андый очраклар дөрестән дә булган. Әмма башкаларыннан аермалы буларак, MAX аша мошенникларның кырын эшләрен ачыклау да, аларга вакытында киртә кую да җиңелрәк икән. Һәрхәлдә, Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Җинаятьчеләрне эзләү идарәсе вәкиле Рәдис Йосыпов журналистлар белән соңгы очрашуда шулай дип ышандырды.

– «Ватсап»ны кулланып булмагач, мошенниклар MAX аша эш итмәкче була. Әмма биредә бу аккаунтларга блок куеп, алар турында тулы мәгълүмат тупларга мөмкин. Ник дигәндә, MAX – хокук саклау органнарына мәгълүмат тапшырып бара торган үзебезнең платформа, – дип искәртте Рәдис Йосыпов.

Бу урында конкрет саннар да яңгырады. Баксаң, «Ватсап» белән «Телеграм» аша шалтыратулар чикләнгәннән соң, республикада бер көндә теркәлгән киберҗинаятьләр саны 15 очрактан 10 га, урланган сумма күләме 15 миллион сумнан 10 миллион сумга кадәр кимегән.

Әмма моның белән генә тынычланырга ярамый, билгеле. Уяулык көн дә кирәк! Татарстан Прокуратурасының эчке эшләр органнарында тикшерүгә күзәтчелек бүлеге прокуроры Марат Галләмов белдерүенчә, мошенниклар элеккечә үк кешене алдау ысулларын яңартып кына тора.

– Моның өчен иң беренче чиратта халыкның финанс грамоталылыгын арттырырга кирәк. Гади генә кагыйдәләрне истә тотарга – телефонга килгән шул ук код-парольләрне чит кешегә әйтергә ярамавын да онытырга ярамый. Исегездә тотыгыз: безнең илдә куркынычсыз счет, кәгазь акчаларны декларацияләү дигән төшенчәләр дә юк, – дип кисәтте прокурор.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Быел мошенниклар Татарстанда яшәүчеләрнең 5,3 миллиард сум акчасын урлаган. Бу, узган ел белән чагыштырганда 200 миллионга азрак. Урланган акчаның нибары 1,7 процентын (84 млн сумын. – Ред.) гына иясенә кире кайтара алганнар. Быел республикада ел башыннан бирле 11 меңнән артык мошенниклык очрагы теркәлгән.

Ел башыннан бирле республикада 18 меңнән артык кеше кибермошенник корбаны булган. Араларында 3 мең пенсионер, 311 мөмкинлекләре чикле кеше белән 211 үсмер дә бар. Алданучыларның күбесе (58 процент) – хатын-кыз. Алданганнарның дүрттән бере – яше утызга җитмәгән кешеләр.

Алар иң еш кулланган алдау ысуллары үзгәрешсез кала. Күпләр инвестицияләр ярдәмендә акча эшләргә теләп, Дәүләт хезмәтләре порталындагы сәхифәгезгә үтеп кергәннәр, сезнең исемгә кредит рәсмиләштерергә телиләр дигән сүзләргә ышанып ярык тагарак янында кала.

Соңгы арада мошенниклар балалар кулы белән дә уйный башлады. Кырыгалдарлар аларны популяр мессенджерлар, социаль челтәрләр һәм компьютер уеннары аша алдый. «Росток» дәүләт психологик-педагогик тернәкләндерү үзәге җитәкчесе урынбасары Инна Идрисова сүзләренә караганда, мошенниклар – бик оста психологлар.

– Баланың ышанычын яулау күпкә җиңелрәк. Мошенниклар шуннан оста файдалана да инде. Кемнеңдер гомерен саклап калу, җинаять җаваплылыгыннан саклап калу дигән ният белән еш кына мошенник корбаны була алар. Кырыгалдарларның бер ише балалар турында шәхси мәгълүматны кулга төшереп, соңрак аларны янап куркыту белән шөгыльләнә. Шуңа күрә ата-ана иң беренче чиратта балага интернетта үз-үзеңне тоту, куркынычсызлык кагыйдәләрен дә аңлатырга тиеш. Бала кулына телефон тоттыру белән генә эш бетми, – ди белгеч.

Мошенник корбаны булмас өчен нишләргә?

1. Быел 1 марттан Россиядә кредит алуга үз-үзеңә тыю салу дигән яңа хезмәт пәйда булды. Шуннан бирле Татарстанда бу мөмкинлектән 500 меңләп кеше файдаланган. Моңа кадәр бу чикләүне Дәүләт хезмәтләре порталы аша гына куеп булса, августтан башлап МФЦга барып та эшләргә мөмкин.

2. Күптән түгел банкларда «ышанычлы зат» дигән яңа хезмәт барлыкка килде. Моның өчен үзеңнең иң ышанычлы кешең белән банкка барып, аны теркәргә кирәк. Кеше кредит алырга уйласа, банк иң башта шушы кеше белән элемтәгә кереп, аннан рөхсәт сорарга тиеш булачак. Якынының бу гамәлне аңлы рәвештә эшләвен дә нәкъ менә ул расларга тиеш. Моның өчен банкка 12 сәгать вакыт бирелә. Әгәр ышанычлы затның телефоны сүнгән яки ул ялда икән, банк шул кеше белән элемтәгә кергәнче кредит алырга рөхсәт бирмәячәк. Андый чакта инде унике сәгатьнең узу-узмавына карап тормаячаклар.

3. Әгәр кешегә берөзлексез таныш булмаган номердан шалтыраталар икән, элемтә операторлары бу хакта банкка хәбәр итәчәк. Банк үз чиратында, ул кешегә исәп-хисап счетыннан көненә, күп дигәндә, 50 мең сум гына салдырырга мөмкинлек биргән чикләү куячак. Аннан да күбрәк суммада акча кирәк икән, моның өчен паспорт белән банкка барырга туры киләчәк.

 

*Россиядә экстремистик дип танылган һәм эшчәнлеге тыелган Meta оешмасына карый.

 

 

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре