Бүген төнлә вәхшиләр Кабан күлендә урнашкан объектларны краска белән бозып чыкканнар. Бу хакта ТР Президенты ярдәмчесе Наталья Фишман-Бекмамбетова үзенең "Инстаграм" битендә хәбәр итә.
Аның сүзләренчә, вәхшиләр мәгълүмат такталарында, утыргычларда, электрощит тартмаларында краска белән язмалар калдыралар.
"Казанлылар һәм граффити белән профессаналь шөгыльләнүчеләр - бу язмаларның авторларын табарга ярдәм итегез. Аларны җаваплылыкка тартырга кирәк," - дип мөрәҗәгать итә ТР Президенты ярдәмчесе.  
  
 
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез