Вахта автобусы юл һәлакәтенә юлыккан: өч кеше үлгән

Тикшерүчеләр килеп туган хәлнең сәбәпләрен ачыклый.

Забайкалье краенда вахта ысулы белән эшләүчеләр утырган автобусның һәлакәткә юлыгуы сәбәпле өч кешенең гомере өзелгән. Бу хакта “ТАСС” төбәкнең сәламәтлек саклау министры урынбасары мәгълүматларына таянып яза.

Юл фаҗигасендә шулай ук 25 кешегә зыян килгән. Шуның берсе – авыр хәлдә. Алты кешегә һәлакәт урынында медицина ярдәме күрсәтелгән. Калганнары хастаханәгә озатылган.
Авария бүген иртән Давенда бистәсеннән 3 чакрым ераклыкта килеп чыккан. Бистә хакимияте башлыгы Александр Гыйззәтов әйтүенчә, вахта автобусы төнге сменадан кайтканда куакка килеп бәрелгән.

Россия Тикшерү комитетының төбәк буенча Тикшерү идарәсе хезмәткәрләре килеп туган хәлнең сәбәпләрен ачыклый.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре