Амур өлкәсенең Зейск районында Robinson R66 вертолеты һәлакәткә юлыккан: очучы һәм ике пассажиры үлгән. Бу хакта “Татар-информ” Росавиация мәгълүматларына таянып яза.
“Мәскәү вакыты белән 09:15 сәгатьтә Хабаровск төбәк коткару-эзләү базасы һәм МЧС хезмәткәрләре Росавиациянең эзләү-коткару транспорты – Ми-8Твертолетында һавага күтәрелеп, Амур өлкәсенең Зейск районында югалган Robinson R66 вертолетын тапты. Кызганычка, вертолеттагы өч кеше (пилот һәм ике пассажир) һәлак булган” – диелгән белдерүдә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез