Газетага язылу

Ветеран-журналист Рөстәм Нәбиуллинның фотокүргәзмәсе ачылды

«Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы бинасы залында диктор, ТАССРның һәм Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре Рөстәм Нәбиуллинның фотокүргәзмәсе эшли башлады.

Ветеран-журналист Рөстәм Нәбиуллинның фотокүргәзмәсе ачылды
Илдар Мөхәммәтҗанов

Әлеге чара “Безнең мирас” журналы тарафыннан оештырылды.

-Рөстәм ага Нәбиуллинның фоторәсемнәрендә Татарстан тарихы чагыла. Бу – бик зур байлык, чөнки мондый фотолар башка беркайда да юк. Без Рөстәм аганың фотоларын “Безнең мирас” журналында, “Мәдәни җомга”газетасында чыгарып киләбез. Аларны саклау мәсьәләсен хәл итү турында күптән уйланган идек. Ниһаять, хыялыбыз тормышка ашты. Ул “Татинформ” агентлыгы базасында сакланачак. Бу документаль фотоларны туплап, альбом чыгарсак та әйбәт булыр иде, - диде язучы, шагыйрь, “Безнең мирас” журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон фотокүргәзмәне ачу тантанасында. 

“Татмедиа” акционерлык җәмгыятенең генеральдиректоры Шамил Садыйков, “Татарстан – Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясенең генераль директоры Фирдүс Гыймалтдинов үзләренең чыгышларында  Рөстәм Нәбиуллинның бу эшенә югары бәя бирделәр. 

Рөстәм Нәбиуллин Лениногорск районының Зәй-Каратай авылында туып үскән. Киләчәктә бу күргәзмәне районда һәм авылда оештырырга да теләк белдерделәр.

Ә фоторәсемченең бу шөгыле очраклы гына башланган дисәң дә була. 

-СССР вакытында 1 Май, 7 ноябрь бәйрәмнәре бик зурлап уздырыла иде. Бу мавыгуым урамдагы халыкны төшерүдән башланып китте. Аннан телевидениедә татар зыялылары белән бик күп очрашулар үткәрелә иде. Күбесен истәлеккә төшереп калдырырга тырыштым. Күргәзмәгә фоторәсемнәремнең бер тамчысы гына куелган әле. Эшнең мондый юл алуына бик сөендем. Киләчәктә фоторәсемнәрем юкка чыкмас, халыкка хезмәт итәр дип ышанам, - дип рәхмәтен белдерде Рөстәм Нәбиуллин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре