Газетага язылу

Ветераннар арасында үткәрелә торган «Балкыш» фестиваленә әзерлек башланды

Татарстанда IX «Балкыш» фестиваленә әзерлек башланды: анда республиканың барлык төбәкләрендә яшәүче ветераннар 11 номинациядә (вокалдан алып нәфис сүзгә кадәр) сәхнәгә чыгачак. Бу хакта ТР Финанс министрлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.

Татарстан ветераннары арасында «Балкыш» республика үзешчән башкаручылар фестивале өлкән буын кешеләренең социаль активлыгын арттыруга, аларны мәдәни һәм иҗат тормышына җәлеп итүгә юнәлдерелгән.

Конкурс программасында хор һәм вокаль-инструменталь коллективлар, инструменталь ансамбльләр, хореографик төркемнәр, шулай ук төрле жанрдагы солистлар һәм нәфис сүз осталары катнашачак.

IX фестивальне уздыру һәм оештыру өчен Татарстан Республикасы бюджетыннан 10008,0 мең сум акча бүлеп бирелгән.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре