Ветераннар турында 80 видео төшерәчәкләр

Татарстанда Бөек Ватан сугышы ветераннарының истәлекләрен саклауга һәм аны киләчәк буынга тапшыруга юнәлтелгән проект эшли башлады. “Бөек Ватан сугышы ветераннарыннан 80 истәлек” дигән проект 2023 елда старт алган иде. Аның кысаларында сугышта катнашучыларның истәлекләре нигезендә 80 видеорепортаж төшереләчәк. 

Проект коммерциячел булмаган оешмалар өчен уздырылучы республика конкурсында җиңүче булды. Узган елда республиканың 29 районында Бөек Ватан сугышы ветераннары турында 68 видеорепортаж төшерелде дә инде. Һәр видеосюжет ветераннарның үзләренә һәм аларның гаиләләренә тантаналы рәвештә тапшырылачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре