Газетага язылу

VIII Бөтенроссия татар журналистлары форумына йомгак ясалды

Бөтендөнья татар конгрессы оештырган VIII Бөтенроссия татар журналистлары форумына йомгак ясалды. Ул 15-17 октябрь көннәрендә булды. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә. 

«Беренче көнне без, төркемнәргә бүленеп, «Шаян ТВ» телеканалына, «Болгар» радиосына һәм «Татмедиа»га бардык. Икенче көнне Мөхәммәт Мәһдиевның туган җирен, «Арча хәбәрләре» газетасы редакциясен, Арча педагогика көллиятен һәм «Әлифба» музеен күреп кайттык», – диде Бөтендөнья татар конгрессының мәгълүмат хезмәте һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи.

Шулай ук ул соңгы ике елда газеталар белән эшләү активлашуын билгеләде. Аеруча актив газеталар арасында: Ульяновск өлкәсенең «Өмет», Удмуртиянең «Яңарыш», Киров өлкәсенең «Дуслык», Марий Элның «Якташлар» газетасы. «Киләсе елдан без бергәләшеп эшли башлыйбыз. «Татарлар – без бергә» газетасын чыгарачакбыз һәм сездән дә язмалар көтәбез. Ул Россиядә чыгучы бөтен татар газеталарының кушымтасы булып торачак», – дип өстәде Гөлназ Шәйхи.

ТР Премьер-министры урынбасары, «Милли шура» рәисе Васил Шәйхразыев барлык журналистларга да форумда катнашулары өчен рәхмәт сүзләре җиткерде. «Без сезне хисап өчен генә җыймыйбыз, ә татар милләте буларак татар кешеләре белән очрашу өчен», – дип искәртте ул.

Россиянең 20 төбәгеннән килгән газета мөхәррирләре, телевидение, радио журналистлары, блогерлар да үзләренең теләкләрен белдерделәр. «Һәрбер очрашу вакытында без яңалык алабыз. Бу юлы ул ясалма фәһем белән бәйле иде», – диде журналистлар һәм киләсе елларда басма матбугат, социаль челтәрләргә кагылышлы секцияләр, блогерлар белән очрашулар һәм татарлар аз яшәгән районнарга сәяхәтләр оештырырга сорадылар.

Соңыннан Бөтендөнья татар конгрессы игълан иткән «Хәбәр-Весть» бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләделәр. Барлыгы 13 төбәктән 31 эш килгән булган, шуларның тугызы жюри әгъзалары тарафыннан югары бәяләнә. Җиңүчеләргә 75 мең күләмендәге акчалата бүләкләр тапшырылды.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре