Винера Ганиева имтихан тапшырды: "Ниһаять, мин дә БДИ бирергә килдем"

Бүген әти-әниләр өчен тугызынчы мәртәбә «Бергәләп тапшырабыз» бөтенроссия акциясе оештырылды. Алар математикадан БДИ тапшырды. Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин да Казанның 188 нче лицеена белемен сынарга килгән иде.

БДИның тәмен белергә килүчеләр арасында Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Винера Ганиева да бар иде.

– Ниһаять, мин дә БДИ бирергә килдем, – дип шатланды Винера Ганиева. – Үземә дә кызык. Укучылар тапшыра, ә без укыганда мондый әйбер юк иде. Мәктәптә үткән темалар истә калганмы – шуны белергә булдым. Хәзер менә тикшереп карыйбыз, ничек булып чыгар? БДИ – мәктәптән югары уку йортына керү өчен бер трамплин. Бик кирәкле имтихан дип саныйм. Без заманнан артта калырга тиеш түгел.

Винера Ганиевадан сынауга ничек әзерләнүе турында да сораштык. Яшерми, мәктәптә иң яратмаган фәне математика булган икән. «Үземә кирәклесен беләм, тик теорияне бик белеп бетермим. Минем һөнәремдә дә математик акыл кирәк дип уйлыйм. Сәхнәгә чыгар алдыннан күпме сулыш алырга, аны күпме сарыф итәргә, сузарга – методиканы өйрәнәбез. Гомумән, җырчы профессиясендә дә баш эшләргә тиеш», – дип җавап бирде ул «ВТ» хәбәрчесенә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре