Винера Ганиева: Камилем вафат булгач, cәхнәгә чыгу бик авыр булды

Без әле кая барабыз? Һәрдаим игътибар үзәгендә булган артистларның кайбер гамәлләреннән соң әнә шул сорауны бирәсе килә. Хәзер инде җырлый белмәгән җырчыларга әллә ни аптырамыйбыз. Замана техникасы анысын да җайлый. Тик кайберәүләр тавышны гына түгел, әхлак, тамашачыга карата хөрмәтне дә икенче планга куя башлады. 

Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, бик күп җырчыларның остазы, профессор Винера Ганиева фикеренчә, тормышта нинди генә хәлләр булуга карамастан, артист тамашачы каршына елмаеп чыгарга тиеш.

– Бер артистның кыланмышы белән бөтен сәхнә кешеләрен тигезләргә ярамый, билгеле. Төрле һөнәр ияләре арасында төрле акылдагы кешеләр бар. Ләкин сәхнәгә менеп, андый түбәнчелеккә төшү беркемгә дә кичерелми. Безнең һөнәр шул ягы белән катлаулы да инде: шәхси борчуларыңны беркем сизәргә тиеш түгел. 2002 елда әтием вафат булды. Мин бу югалтуны бик авыр кичердем. Ләкин аны җирләп, бер атна узгач, опера театры сәхнәсендә җырладым. Үземне тиз арада кулга алдым. Ул чакта яшьрәк һәм көчлерәк булганмын инде, чөнки Камилемнең вафатын башкачарак кичердем. Сәхнәгә чыгу бик авыр булды. Хәзер инде үземне кулга алырга тырышам, – диде ул.

Артистларның артыгын кылануы – әхлаксызлык, сәнгать ягыннан контроль булмауга бәйле, дип саный Винера ханым. Сәхнә  ул – изге урын. Ләкин, ни кызганыч, күпләр кая менгәннәрен бөтенләй аңламый.

– Белеме булган җырчылар, шәкертләребез сәхнәгә менүнең нинди югары дәрәҗә булуын аңлый. Чөнки югары уку йортларында сәхнә роленә бик зур игътибар бирелә. Ләкин хәзерге вакытта һәвәскәр башкаручылар бик күп. Алар кайда икәнлекләрен аңламый. Сәхнәгә менәм дә йолдыз булам дип уйлаучылар бик күп. Тамашачы да моны сизә, күрә, үзенчә бәяли, – ди Винера Ганиева.

Сәхнәдә үзеңне тоту бер мәсьәлә булса, артистның тышкы кыяфәте, авызыннан чыккан һәр сүзе шулай ук игътибар үзәгендә. Бер ялгыш сүз яки дөрес сайланмаган кием белән генә дә хөрмәтсезлек күрсәтеп була. Һәм киресенчә.

– Сәхнәдә бар да матур булырга тиеш! Кием дә энәсеннән җебенә кадәр уйланылган, җырга туры китереп сайланган булсын. Сөйләгән сүзләрең дә тормышның матур якларын күрсәтсен. Сәхнә, билдән түбән темаларны күтәреп, халык тормышыннан алынган гайбәт сөйләү урыны түгел. Кайбер җырчылар җырлыйлар да, сәхнә артына кергәч, аты-юлы белән сүгенәләр. Юк, алай ярамый. Без халыкны тәрбияләргә тиеш. Теләсә нинди сүзләреңне өеңдә сөйләш, әмма артист кешегә анысы да килешми! – ди бу хакта Винера Ганиева.

https://vatantat.ru/2024/08/148407/

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре