БРИКС эшлекле хезмәттәшлегенең берләштерелгән үзәге координация советы президенты Висенте Барриентос әйтүенчә, "РОСТКИ" форумы халыкара дәрәҗәдәге элемтәләрне ныгыта.
"Без зур үзгәрешләр чорында яшибез һәм ышанычлы рәвештә яңа дөнья төзүгә таба барабыз. Әлеге күзлектән чыгып караганда, БРИКС төп коралларның берсе", - диде ул.
Висенте Барриентос фикеренчә, БРИКСның әһәмите елдан-ел артачак. "Оешмага карата мөнәсәбәт тә үзгәрә. Югыйсә, БРИКСка кушылырга теләүчеләр саны артмас иде. Россия һәм Татарстан җитәкчелеге БРИКС берләшмәсен үстерүгә зур өлеш кертте. Моның белән чын-чынлап горурланырга мөмкин", - диде ул.
БРИКС эшлекле хезмәттәшлегенең берләштерелгән үзәге координация советы президенты "РОСТКИ" форумының да әһәмиятен югары бәяләде. "РОСТКИ" форумы халыкара дәрәҗәдәге элемтәләрне тагын да ныгытырга ярдәм итә", - диде Висенте Барриентос.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез